Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Анатыш авылында "Масленица" бәйрәме үткәрелде

    Яз безне кунакка чакыра

    Масленица кышны озату бәйрәме. Күңелле, шатлыклы андый бәйрәмнәр башка юктыр. Әнә шундый зур тамаша Анатыш авылында булды.

    -Бу бәйрәмне без ел саен үткәрәбез. Ә бу елны зурлап оештырырга булдык,-ди Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев.

    Мондый бәйрәмнәр мәдәният хезмәткәрләреннән башка үтми, әлбәттә. Ярдәмчеләр булып сәркәтип Светлана Мокроусова, хисапчы Фирдәүсә Гарифетдинова, авылның мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Гончурина һәм аның оныгы Ирина, художество житәкчесе Исламия Мусаева килгән.

    Бәйрәм чаңгы ярышы белән башланып китте. Башта балалар ярышты. Финишка беренче булып икенче номерлы мәктәпнең алтынчы сыйныф укучысы Иван Низамов, ә кызлар арасыннан Дарья Зиновьева килде. Икенче булып гимназиядән Андрей Лаврентьев килеп җитте. Аннан төрле яшьтәге өлкәннәр ярышты. Һәрберсе чын күңелдән җиңү яуларга тырышты. Бәхет иң оста чаңгычыларга елмайды. Менә алар - гимназиянең тугызынчы сыйныф укучысы Руслан Мифтахов, Иван Назаров, Аксубайдан кайткан кунак егет Евгений Хоритонов, Николай Ваньков, хатын-кызлар арсында Галина Камаева, Наталья Костикова.

    Кемнәрдер чаңгы ярышын түземсезлек белән күзәтте, ә кайберәүләр мылтыктан аттылар. Ир-атлар гына түгел хатын-кызларыбыз да атып карадылар. Ярыш тәмамланганнан соң авыл җирлеге башлыгы барысын да бәйрәм белән котлады.

    -Бездә бүген кышны озату һәм чаңгы ярышы бәйрәме. Без бергә эшли дә, ял итә дә беләбез. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләребез Олег Ваньков, Владимир Жаринов, Павел Мокроусовага рәхмәт җиткерәсем килә,-диде ул. Район башлыгы Илһам Валеев та бәйрәм барышын ошатты. Ул бәйрәм белән котлады һәм җиңүчеләргә медаль һәм дипломнар тапшырды. Аннан бәйрәмнең символы - карачкыны яндырдылар. Соңыннан барысы да бәйрәм табыны янында кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландылар.

    Бәйрәм район үзәгендә, Каз.Чаллы һәм Алан Полян авылларында да үткән.

    Тансылу Минһаҗева.

    Фото автоныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: