Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Алмаз Баһавиев: «Гаиләм - минем байлыгым, горурлыгым»

Алмаз Әхкамович һәм Гөлфия Бәдамшиновна Баһавиевларның барлык омтылышлары туган Ямаш авылының үсешенә һәм яшьләрнең белгечлек алып, кире кайтуына юнәлдерелгән.

 - Укучыларга укытырга кирәк булган программаны белү өчен, спортның барлык төрләрен дә бер үк дәрәҗәдә үзләштерергә кирәк иде. Техникумда безгә шундый таләпләр куелды. Минем йөгерү, гер күтәрү, гимнастика, җиңел атлетика буенча разрядларым бар.Мин Әлмәт шәһәре өчен 60-65 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясадым, Татарстан чемпионы булдым, шулай ук Түбән Камада «Татарстан яшьләре» газетасы призына узган турнирда катнаштым, - дип үзенең спортта булган уңышлары турында сөйләп китте Алмаз Әхкамович.
Белемен Казан педагогика институтының физик культура факультетында укып арттыра ул. Милли көрәш буенча ярышларда катнашып, халыкара турнирларда Казан шәһәре, республика данын яклый.
- Минем беренче тренерларым танылган көрәшчеләр - Габдрахман, Фәйзрахман, Миндрахман Гыйльметдиновлар, Рәис Вәлиев, Илфар Яруллин. Сигезенче сыйныфта укыганда алар мине беренче булып өлкәннәр белән милли көрәш ярышларына алып бардылар, миңа ышандылар һәм мин ышанычларын акладым дип уйлыйм. Минем спорттагы уңышларым – беренче чиратта аларның казанышы, - ди ул.
Алмаз Әхкам улы мәктәп директоры Илгизәр Вахитович  Әхмәтшин үтенече белән туган мәктәбенә 1995 елда физкультура укытучысы булып кайта. Соңгы 15 ел мәктәп коллективын җитәкли.
Татар милли көрәш буенча Татарстанның спорт мастеры, физкультура отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы бик күп укучыларда спортка мәхәббәт уята. Ул әзерләгән 20гә якын укучы югары спорт уку йортларын тәмамлаганнар, тормышта үз юлларын тапканнар. Алар  мәктәпнең футбол һәм хоккей командаларын барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп, спорт ярышлары иганәчеләре булып торалар. Мәктәпнең үз чаңгы командасы да бар. Хәер, башка төр спорт ярышларында да сынатмыйлар ямашлылар. ГТО фестивалендә куелган  ике команда беренче урында бара.


Мондый музей бер генә
Ямаш мәктәбендә якташлары «Локомотив» хоккей командасы сакчысы Марат Кәлимуллин хөрмәтенә музей булдырылган. Анда аның шәхси киемнәре, әйберләре, укучыларның ярышларда җиңеп алган Кубоклары саклана.
- Мондый музей бердәнбер. Ул спортны пропагандалауда, балаларга тагын да зуррак максатлар куеп ярышырга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. 


Музейга Самара, Мәскәү өлкәсе, Ижевск шәһәрләреннән дә киләләр. Аны булдырган өчен һәрбер кеше   рәхмәтен әйтеп китә. Тольяттида Марат Кәлимуллин исемендәге хоккей клубы уңышлы эшләп килә. Аның истәлегенә ярышлар оештырабыз,  - ди мәктәп директоры.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса