Әлфия Ханованы Котлы Бөкәш авыл халкы үз итә
Бүгенгесе көнне мөгаен Котлы Бөкәш почта бүлеге районыбызда иң яхшы эшләүче һәм иң олы, бердәм коллективларның берсе бер.
Алар бүгенгесе көнне күрше тирәдәге бик күп авыл халкына хезмәт күрсәтәләр. Әлеге бүлек җитәкчесе Лилия Зөлмиева безгә үзләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең барысы да үз эшләренең чын осталары,- дип Әлфия Ханова, Гыйния Әхмәтҗанова, Кәүсәрия Кәримова, Рәзилә Мөбәрәкшина, Фәйрүзә Саперова, Гөлсинә Сәләхиеваларның исемнәрен мактап телгә алды. Әле болары күп еллар дәвамында хезмәт куйган мактаулылары гына. Биредә исә бүгенгесе көнне барлыгы 15 хат ташучы хезмәт куя икән. Шулайдыр шул, без хәл-әхвәл белешеп сөйләшеп торган арада аларның инде барысы да диярлек үз участокларына таралышып беткән иде. Биредә инде соңгы хәстәрлек чараларын күреп, китәргә әзерләнеп йөрүче Әлфия Ханова белән кыскача гына әңгәмә кора алдык. Ул белгечлеге буенча хисапчы икән. Биредә озак еллар хезмәт куйган хезмәт ветераны Вәсилә Вәлишинага тиз генә эштән китәргә кирәк булгач ул үзе урынына иң лаеклылардан исәпләнгән Әлфияне калдырырга күндерә. Болай да һәрвакыт кеше арасында эшләгәнгә бу авыр һәм җаваплы вазыйфа күңелемә бик тиз хуш килде,-дип ул үз кичерешләре белән дә уртаклашты. Районыбызның Тәберде Чаллысы авылында яши икән үзе. Котлы Бөкәшкә терәлеп кенә торганга аңа биредә 200 хуҗалыкка хезмәт күрсәтүне йөкләгәннәр. Әйтүләренә караганда беренче көннәрдән үк үз биләмәсендә яшәүчеләр белән бик тиз уртак тел табарга өлгергән ул. Яшәүчеләре дә берсеннән-берсе яхшы, ягымлы, ачык йөзлеләр,- дип ул безгә беренче эш көненнән авыл кешеләре белән җиңел аралашып, үзара тиз уртак тел таба алуына сөенечләре белән дә уртаклашты. Әйе, эшләгән кешене һәр коллективта яраталар инде анысы. Биредә аны һәр йортта көтеп алалар, олы хөрмәт күрсәтеп сөенешеп каршылыйлар икән. Әнә шулай газета-журналларны, хат-хәбәрләрне соңармыйча вакытында китереп җиткергәч ничек сөенмисең.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа