Әле дә сафта ул
Рус Әшнәге авылында яшәүче Таһир Садретдиновның тормыш юлы күпләргә үрнәк
Бөек Җиңү көнендә Геройны искә алу вакыты.
Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев, озак еллар дәвамында биредә хезмәт куйган, район советы депутаты Таһир Садретдиновның олы юбилее якынлашуы хакында әйткәч кулга каләм алып уйланып утырдым.
Шул минутта аның яшьлек еллары һәм районыбыз халкы өчен күңелен биреп, тырышып йөргән вакытлары күз алдымнан үтте. Күп кенә замандашым кебек ул да Казан шәһәрендә югары уку йортында белем алган. Районыбыз өчен бик күп шәхесләр биргән һәм Олы Солтанның данлыклы мәктәбен тәмамлаган егетнең бар тормыш юлы диярлек күпләргә таныш. Элек еш аралашып яшәгәнгә миңа аның студент еллары һәм анда да сабакташы, элеккеге хезмәттәшем Рашат Мифтахов, аның курсташы, шулай ук үзенең хезмәт юлын районыбызда башлап җибәргән күренекле каләм иясе Нияз Акмалов белән якын дуслар булуы да нык якынайткан иде безне.
Институтның беренче курсында укыганда Октябрь бәйрәме көннәрендә аның әле биредә беренче булып курсташы Равия белән очраклы рәвештә танышып нык дуслашып китүләре хакында сөйләве дә хәтеремдә калган. Барыннан да бигрәк, аның дуслыкның кадерен белүе күңелгә якын. Яшьлек елларында безгә сөйләве буенча иптәшләре белән бергәләшеп дәүләт имтиханнарына әзерләнеп йөргәндә курсташы Равия белән алар гаилә коралар. Шулай итеп үзе белем алган мәктәпкә кайтып алар тәүге хезмәт юлларын башлап җибәрәләр. Ул чорларда Солтан мәктәбенең легендар җитәкчесе Габдулла Сибгатуллин бер юлы ике математика укытучысы кайтуына нык сөенә билгеле. Бар күңелен биреп биш елдан артык балаларга белем биреп йөргәндә директорлары кинәт авырый башлагач, ул аны үзе урынына тәкъдим итеп дәваланырга китеп бара. Менә шуннан башлана инде аның тынгысыз хезмәт еллары. Туган авылы мәктәбендә кыска гына вакыт эчендә үзен уңай яктан күрсәткәч район җитәкчелеге аны Балыклы Чүкәй мәктәбенә директор итеп күчерә. Авылларда барысын да уйлап эш итә торган төпле белгечләр җитешмәгәнлектән гаиләсе белән аңа аннары Шумково, Корноухово кебек авылларга күчеп, хуҗалыклар партия оешмасына җитәкчелек итәргә туры килә. Ни хәл итәсең, партия чоры шул, алар сүзенә каршы килеп булмый. Еллар үтә тора, инде барысы да җайлашып, Корноухово авылында яшәп ятканда аларның тормышларында тагын бер көтелмәгән үзгәреш булып ала. Рус Әшнәгенең гөрләтеп эшләп торган мәктәбе көннәрнең берендә хуҗасыз кала. Район мәгариф бүлеге мөдиреннән ризалык алып колхоз рәисе белән авыл советы җитәкчесе, тырыш хезмәте белән районда танылырга өлгергән Таһир Садретдиновны эзләп табып гаиләсе белән үз авылларына күченеп кайтырга үгетлиләр. Ә бу вакытта биредә тугыз еллык мәктәптә чыннан да хәлләр шәптән булмый. Уку йортын күмер белән ягып җылытканлыктан бүлмәләрнең салкын булуы күпләрнең үзәкләренә үтә. Чөнки, бәләкәй генә авылда котельныйда эшләргә кеше таба алмыйча аптырыйлар. Колхоз производствосыннан берәүнең дә булдыклы хезмәт кешесен җибәрәселәре килми. Шуңа күп вакыт алар коллективта эшләүчеләр арасыннан уку йортын чиратлашып ягып җылытырга мәҗбүр булалар. Монда бер генә юл кала, мәктәпкә газ тоташтыру хакында уйлана җитәкче. Шактый йөри торгач бу мәсьәлә дә уңышлы хәл ителә. Әнә шулай эшләре җайлашып киткәч, авыл халкы балаларын күрше Масловка авылына йөртәселәре килмәгәнлектән, урта мәктәп итеп үзгәртүләрен сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. Билгеле инде киң җәмәгатьчелек үтенече бу юлы да игътибарсыз калмый. Рус Әшнәге мәктәбендә урта белем бирү җайга салына.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев