Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Алдан тырышлык бара, аннан матур эз кала

    Керәшен Казысы авылында яшәүче Зоя Шарова өчен бу ел аеруча истәлекле. Шушы көннәрдә аңа 50 яшь тулса, авылда эшкә калуына 35 ел булды.

    Ишле гаиләдә кечкенәдән авыл хуҗалыгы эшләренә өйрәнеп үскән кызны урта мәктәп тәмамлау белән фермага хисапчы итеп куялар. Бер үк вакытта склад мөдире вазыйфасын да йөклиләр. Хуҗалык җитәкчеләре соңырак аны ферма мөдире итеп билгелиләр. Тормышта күпне күргән әтисе Николай абзый белән әнисе Евдокия түти киңәшен тотып, кыз бер эшләгәннән соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Студент тормышы сизелми дә узып китә. Чираттагы ялларның берсендә ул авылдашы Николай белән,уртак фикергә килеп, килешенеп гаилә корып җибәрәләр. Тормыш мәшәкатләренә карамастан укуын уңышлы төстә дәвам итә. Авылдашы Надежда Басаркина аңа үзе урынына иминият агенты итеп эшләргә тәкъдим итә. Көтелмәгән бу чакыруга ул тиз генә ризалыгын бирергә ашыкмый.

    -Булдыра алырмынмы икән, белемем җитмичә, үз эшемә кайтсам, әти-әнием, гаиләм өчен ояты булмасмы, дип тә шикләнә. Авылдашы Надежда түти аны тынычландырып: "тиз генә барып чыкмаса үзем өйрәтермен. Коллектив бик яхшы, кеше хәленә керә беләләр дип күндерә".

    Беренче эш көненнән үк Зоя остазының киңәшләрен тотып, күңелен биреп эшкә чума. Җәяүләп күрше Балыклы Чүкәй, Починок, Иске Арыш авылларына барып халык белән очраша. Берүк вакытта читтән торып авыл хуҗалыгы институның икътисад бүлегенә белем ала. Шулай итеп, яңа эш урынында да ул кыска гына вакыт эчендә үз кешегә әверелә. Хезмәттәшләре дә, авыл халкы да аны үзенә җиткерелгән планнарын, йөкләнгән вазыйфаларын җиренә җиткереп үтәүе, халкына ярдәм итәргә әзер булуы өчен якын итәләр.

    Идрис Аметов.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: