Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Аларның гаиләсендә чын патриотлар тәрбияләнә

Районыбыз егетләренең тырыш, тәвәккәл һәм батыр йөрәкле булулары бүген һәркемгә мәгълүм.


Әле күптән түгел генә район Агротехникумда диплом тапшыру тантанасында күптәнге танышым, укытучы Виктор Талалаевның  үзләрендә укыган егетләр хакында сокланып телгә алуы хәтердә калган. Ул үзе укытып чыгарган  егетләрнең үзләре теләп килешү нигезендә хәрби хезмәткә китүләре хакында телгә алган иде. Менә шулар хакында уйланып утыргач бу хатирә ничектер кызыксыну уятты.
Ә хәлләр болайрак килеп чыга. Әлеге уку йортында дүрт ел буена бергә укып, бергә яшәп, дигәндәй, нык дуслашып киткән биш егет бергәләшеп килешү нигезендә хәрби хезмәткә китәргә карар кылалар. Бу хәл 2021 елның май аенда була. Дүрт ел укыдык, хәрби хезмәттә дә дүрт ел бергә бер частьтә хезмәт итеп кире туган ягыбызга кайтып,  барыбыз да бергәләшеп гаилә корабыз, дип алдан сүз куешып куялар алар. Шулай итеп яңа гына тормыш юлына аяк баскан биш егет бер сүздә булып 2021 елның 21 нче августында хәрби хезмәткә алыналар. Әмма барысы да алар теләгәнчә барып чыкмый шул. Хәрби хезмәтнең үз таләпләре бар. Егетләрне дә төрле якка тараталар.
Аларның берсе, Юлсубино авылы егете Нияз кече яшьтән спортны үз итә. Көрәшне ярата, авыл һәм район сабантуйларында бил алышып җиңүләр яулый.  

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса