Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Әкрам һәм Галия Минһаҗевларның тормыш юллары үзе бер тарих

Районыбызның Тәберде Чаллысы авылында гаҗәеп бай тарихны үзенә сыйдырган өлкән яшьтәгеләр яши, дигәч без кичектермичә Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов белән шул якка юл тоттык.

Чыннан да бар гомерен диярлек бу авылда үткәргән укытучы, хезмәт ветераны Әкрам абый белән аның тормыш юлдашы Галия апа Минһаҗевалар гаиләсе генә түгел, алар яшәгән йорт җирләре дә районыбызның бай тарихын үз эченә алган экспонат икән бит. Без боларның барысына да киң тукталып тормыйча сүзебезне гаилә башлыгы Әкрам абыйның тормыш юлыннан башласак уңай булыр.
Бар гомерен авыл мәктәбендә балаларга физика-математика кебек төгәл фәннәрне өйрәткән бу гади укытучының гомер юлын күпләребез белмидер дә. Авыр коллективлашу елларда Минһаҗевларның ишле гаиләсе үзләре белән тагын берничә авыл яшьләрен ияртеп Донбас якларына, күмер шахталарында эшләргә чыгып китәләр. Дөрес, ул елларда биредә дә халык бал-майда йөзми. Әмма хезмәт сөйгән кешене һәр җирдә яраталар. Аннары, татар халкы үзенең сабырлыгы, бердәмлеге һәм ярдәмчел булуы белән нык аерылып тора. Бүгенге көн героебыз Әкрам абыйның әтисе Фәсхетдин абзый белән әнисе Гайнелхаят апа чит җирләрдә гомер кичерсәләр дә гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, динебездән баш тартмыйча, балаларын халкыбызның гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләп яшәүләрен дәвам иттерәләр. Әкрам абый да Украинаның Донецский өлкәсе Сталина шахтерлар шәһәрендә дөньяга килә.

Сугыш белән ачлык янәшә
Фәсхетдин шахтада эшләп алган акчасын (әти-әнисе булмаганлыктан) дәү әтисенә җибәреп тора. Шуның белән ул бабасын һәм күп кенә авылдашларын ачлыктан коткарып кала. Авылдашлары һәм иптәшләре дә аның бу изгелеген онытмыйлар.

Автор Идрис Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса