Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Айнур Хәкимов:»Бер нәрсәгә дә җиңел генә ирешеп булмый»

Бер нәрсәгә дә җиңел генә ирешеп булмый.

Әле менә шушындыйрак темага әңгәмә корып утырганда күптәнге танышым, Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов безне, күптән түгел генә үз эшен ачып җибәргән Айнур Хәкимов белән таныштырырга теләген белдергәч, һич икеләнүләрсез шул якларга юл тоттык. Ә егетебез чыннан да тәвәккәл, хезмәт сөючән булып чыкты. Аннары әти-әнисе  Фердинант белән Гүзәлиянең улларына бер дигән тәрбия бирүләренең дә уңай нәтиҗәсе зур булуы күренеп тора. Бигрәк тә  мәктәп елларыннан ук алар улларына әдәплелек, хезмәт сөючәнлек кебек күркәм сыйфатларны төшендерә алганнар. Гаиләдә Айнурга мәктәпкә укырга кергән көннән башлап диярлек  хуҗалыкларында булган терлекләрне карап-тәрбияләү,   тавык-чебешләрне ашату вазыйфалары йөкләнә. Бу исә бала күңелендә зур җаваплылык хисләре уята, үзенә тапшырылганны күңелен биреп башкару өчен аңа һәрвакыт иртә таңнан торып эшкә керешергә кирәк була. Гадәттә яшь вакытта алай таң әтәчләре белән диярлек торасы да килми бит әле. Ә ул исә барыннан да иртәрәк торырга гадәтләнә. Урта мәктәпне Күгәрчен авылына йөреп тәмамлагач, егет кечкенәдән үк гигант төзелешләр хакында хыялланып үскәнгә, укуын Казан төзелеш-архитектура университетында дәвам иттерергә ният кыла. БДИ нәтиҗәләре буенча аны укырга кабул итәләр. Әмма егет ял көннәрен күбрәк иптәшләре янәшәсендә түгел, туган авылында үткәрергә ярата, аннары 16 яше тулганда әтисе алган МТЗ тракторында  да йөрергә ашкынып тора. Шулай итеп егет биредә хезмәт күнекмәсе үтә,  малкайларын  тәрбияләүне дә үз өстеннән төшерми. Шаулы студент еллары да тиз узып китә. Производство күнекмәсен башкалабызның  дәрәҗәле бер оешмасында үткәндә  җитәкчеләре дә  ошатып калалар. Укуын тәмамлагач үзләренә эшкә чакырып карасалар да егет итәгатьле генә баш тартып алдан планлаштырганча туган авылына кайта. Гаиләдә әти-әниләренә ярдәмче дә кирәк бит. Абзардагы малкайлары да һәрчак үзләренә тартып тора егетне. Көннәрнең берендә туган авылын ташлап китәргә уенда булмавын сизенеп авыл җирлеге башлыгы Харис абыйсы Гатиятов егеткә үз авылларында ышанычлы производство ачу максатыннан  фермерлык хуҗалыгын оештырырга тәкъдим итә. Бу нияттән дәүләт ярдәменә өмет итә алуын да искәртеп үтә ул. Шулай итеп алар үзара киңәшләшкәч терлекчелек фермасы төзергә булалар. Үзләренең һәм якыннарының пай җирләрен алгач 60 гектар җирләре барлыкка килә. Ә төзелеш өчен шактый суммада акча кирәк булуын исәпләп чыгаргач, алар авыл җирлеге башлыгы белән кабат очрашып киңәшләшкәч дәүләт грантына документларын җыеп бирергә булалар. Аларның районыбызда беренчеләрдән булып сарыклар үрчетергә карар кылулары районыбыз һәм республика җитәкчелеге тарафыннан да зур хуплау табачагына  күпне күргән Харис абыйлары да ышандырып куя. Ул шулай булып чыга да. Узган ел аның проекты Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында хуплау табып  1,5 миллион сум грант отуга ирешә.етнең башлангычын хуплап ферма төзелеше өчен бер дигән урын тәкъдим итәләр. Шулай итеп егет үзенең төзелеш һәм архитектура университетында алган белемен беренче булып үз хуҗалыгында файдалана. Ихлас йөрәктән тәвәккәлләп керешкәч барысы да күңелгә ошарлык килеп чыга. Әле шунысын да әйтергә онытып торам икән, нәкъ шул елда алар Күгәрчен авылы кызы, бүгенгесе көнне КФУ да укуын дәвам иттерүче  Ләйсән белән никахлашып гаилә корып җибәрәләр. Бер елда гына күпме куанычлы вакыйгалар...   Аннары,  барысы да уңышлы булачагына өмете дә зур аның. Чөнки башлаган эшләре  уңай, көйле бара. Яз башыннан нигез салган иген уңышы да сөендерә үзен. 45 гектарда ул бодай, 15 гектарына күпьеллык үлән чәчеп үстергән. Печәнне рулонлап ферма янәшәсендәге азык утарына ташып өйгәннәр. Ашлыкны да суктырып алып яңа төзелгән терлекчелек бинасының бер башына урнаштырганнар. Уңышлар исә алдан планлаштырылганнан да югарырак чыга. Бүгенгесе көнне яшь фермер озын һәм салкын кышка тыныч күңел белән аяк баса. Үз хуҗалыгында бик кыен минутларында ул бүген КФУ да укучы энесе Фаил белән әтисе Фердинантка өмет итә алуына сөенә. Аннары авылдашы, фермер Рөстәм абыйсы Мостафин да үз ярдәменнән ташламаячагына ышана. Әле дә ул аның төпле киңәшләреннән киң файдалана. Әмма алда әле башкарасы эшләренең иге-чиге күренми. Инде бүген үк болында яхшы нәселле сарыкларының саны 150 гә җиткән. Болай барса икеләтә арттыруга да өмет юк түгел. Тик менә егетне  сарык йонына бәянең түбән булуы һәм тиреләргә ышанычлы бәя тормавы нык борчый.
 Ничек кенә булмасын, яшь фермер киләчәктә тотрыклы эшләү һәм яшәү өчен үзенең бүгеннән үк җир мәйданын киңәйтү, техника утарын яңарту хакында да уйлана. Ә без исә аның тоткан кыйбласы дөрес булуына һәм уй-хыяллары  чынга ашачагына ышанабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса