Җәйге ял файдалы уза
Бу көннәрдә балалар Балык Бистәсе «Үзәк» мәчетенә җыелдылар.
Күп еллардан килә торган гамәл буларак биредә быел да көндезге балалар лагеры оештырылган иде. Анда балалар яшьтәшләре белән аралаша һәм җәйге ялларын актив уеннар белән төрлеләндерә ала. Иң мөһиме - шул ук вакытта Ислам дине нигезләренә,намаз укырга өйрәнделәр, әхлакый тәрбия чараларында катнаштылар.
Лагерьга йөргән балаларга белемне мәчет мөгаллимнәре Асия Гайнетдинова, Зөлфия Гыйниятуллина, Иделия Мәхмүтова, Рауза Бәдретдинова, имам хатыйп Хәмит Идрисов, Илфат хәзрәт Вәлиев, Равил хәзрәт Сафин бирделәр.
Монда балалар Коръән белән танышалар, тегәләр, рәсем ясыйлар, камыр ризыклары пешерергә өйрәнәләр.
- Безгә монда бик ошый, көн саен уйныйбыз, зарядка ясыйбыз, намаз укыйбыз, - ди алар куанып. Лагерьның тәмамлануын белдереп балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды.
Балаларны сөендерер өчен күп нәрсә кирәкми. Эчкерсез елмаю, җан җылысы һәм тәмле төшке аш өлеше җитә. Алар өчен иң истәлеклесе, мөгаен, соңгы көн булгандыр. Төрле конкурслар, милли көрәш буенча ярышлар белән үткәрделәр, бәйрәм ахырында аларга тәм-томнар салынган пакет тапшырдылар.
Мөгаллимнәре әйтүенчә, балалар һәм аларның әти-әниләре канәгать калган. Чөнки алар киләсе елда да мәчет янында балалар лагере оештырылыр дип өметләнәләр.
Алинә Вакказова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев