Айдар Гайниевнең бар эшкә кулы ята, техниканы ярата
Олы Солтан авылының данлыклы механизаторы Айдар Гайниевнең автомашина белән идарә итүенә 40 ел вакыт үтеп тә киткән.
Авылның хөрмәтле сугыш ветераны Фәхретдин абзыйның ишле гаиләсендә егет төпчек малай булып дөньяга килә. Һәрбер авыл малае төсле ул да кечкенәдән техника белән кызыксына. Мәктәп елларында гамәли фәннәр белән бергә авыл хуҗалыгы машиналарын бик тирәнтен өйрәнә, трактор төзелешен нык төшендерәләр үзләренә. Бу чын мәгънәсендә училище белеменә тиң булган дисәк тә һич кенә дә арттыру булмас. Чөнки хәрби хезмәткә чакырылган егет әле бер мәртәбә дә күзләре белән күрмәгән сугышчан техника белән идарә итеп йөртә башлый. Ә ул аның бик кызык килеп чыга. Армия хезмәтенә чакырылып өч ай әзерлек үткәннән соң аларны Әфганстанга кертәләр. Килеп кергәч тә хәрби гарнизон биләмәсендә читтә торган БТР-70в сугышчан машинасы аның күзенә ташлана. Яшь чакларында беркадәр трактор тирәсендә өлкәннәр арасында чуалган егет чын-чынлап кызыксынып китеп аны кабызып карарга уйлый. Әмма моны читтән күреп торган командирлары, синең кебекләр күп булды инде монда, әле берәү дә эшләтә алмады аны, дип кулын селтәп үз юлыннан китеп бара. Бу сүзләрне ул рөхсәт буларак кабул итә һәм командирларының кулыңнан килми диюе беркадәр Айдарның ачуын китерә. Берничә сәгать буена башын да күтәрмичә казынып, моторын бик җентекләп карап, тикшереп, майлап, электр җиһазларын алыштырып беркетеп куйгач техникага тәмам җан керә. Берничә минуттан инде сугышчан хәрби машина гөрләтеп эшли дә башлый. Бу хәлне күреп сөенгән командирлары шул минуттан башлап аны егеткә йөкли. Ә берничә көннән соң янына килеп кулын кысып үзенә автомашина һәм трактор белән идарә итү таныклыкларын тапшыра. Шулай итеп егет техника белән идарә итү күнекмәсен ерак Әфганстан җирендә уңышлы үтә. Бу сугышчан техника берничә мәртәбә аның гомерен саклап кала, авыр сугыш кырыннан күп кенә иптәшләрен исән-имин ут эченнән дә алып чыга әле ул. Мондый кискен хәлиткеч операцияләрдә аңа ике елга якын вакыт эчендә күп мәртәбәләр катнашырга туры килә. Яу кырында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен командирлары тарафыннан берничә мәртәбә сугышчан медальләр белән дә бүләкләнә.
Хәер, тыныч тормышта да Айдар сынатмый. Кызу кыр эшләре вакытында кайчан гына хуҗалыкка барып чыкма, ул һәрвакыт производствода алгы сызыкта булды. Хуҗалыкта урып-җыю эшләрендә күп мәртәбәләр җиңүче булып танылды. Ул үзенең КамАЗ автомашинасы белән ару-талуны белмичә ашлык ташыды. Икмәк фронтында нәкъ хәрби хезмәттәге төсле зур җитезлек һәм өлгерлек күрсәтте. Соңгы елларда ул «Солтан» агрофирмасында ел әйләнәсе диярлек хезмәттән бушамый, барлык кыр эшләрендә дә актив катнаша. Менә дистә елдан артык инде егет куәтле Нью-Холд тракторы белән туфрак әзерли, чәчүдә дә актив катнаша. Ә урып-җыю чорында гадәттәгечә КамАЗ автомашинасына утырып икмәк ташый. Әнә шулай егет ел әйләнәсе киеренке хезмәттә кайный. Ару-талуны белмичә ул әле бүген дә кая кушсалар шунда чыгып китәргә әзер тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа