Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Агымсулар кебек гомер уза

    Тар тыкрыктан каз бәбкәләре куган Рабига апа күренде. “Әйдәгез, әйдә, көтү кергәнче чыгып калыйк”,--дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ситса кисәкләре бәйләгән таягы белән иркәләп кенә бәбкәләргә кагылды ул.

      Алары да тыңлаулы: койма читләрендә үсеп утырган йомшак үләннәрне өзәргә ымсынсалар да пипелдәшә-пипелдәшә әнкә каз артыннан йөгерәләр. Без дә Рабига апа кузгалгач шулай тиештер дип,  кыр ягыннан үзебезнең каз бәбкәләрен алып кайтыр юлга чыгабыз.

    ...Балачакның шушы гаҗәеп татлы хатирәләрен бүген мин каршымда утыручы 98 яшьлек акъәби белән бүлешәм. Ул чактагы Рабига апа белән бүгенгесе арасында уртаклыкны табуы кыен түгел: шул ук мөлаем караш, акыллы күзләр, тыйнаклык, сабырлык әле дә сакланган. Башына килешле итеп япкан ак яулыгы да шул еллардан килгән пакъ күңелен хәтерләтә сыман. Бар да элеккечә, тик адымнар салмакланган да, гомер йомгагына чорналган хатирәләр саны гына арткан.

    --Агымсулар кебек уза икән бу гомер, балам. Яшь вакытта гына сизелми. Кайчакларда уйлап утырам да шаккатам, нинди авыр чакларда яшәдек бит,--ди Рабига апа.

    Тумышы белән Күгәрченнән ул. Хәер, алай гына әйтү дөрес тә булмас, бар гомере шунда узган аның. 1921 елда туып михнәтле чорның ачысын татыган, сугыш елы газапларын күргән.  Әтисе сукыр булу сәбәпле фронтка алынмаган, гаиләдә 5 бала үскәннәр. 19 яшеннән 12 бригаданы үз эченә алган Күгәрчендә бригадир ярдәмчесе, соңрак бригадир булып эшләгән.

    --Әни төн йокламый эштән кайтуымны көтә иде. Ул чакта йокысы да ничә сәгать кенә эләккәндер инде. Бригадирлар Фагыйлә апа, Әминә апа, Әдһәм абыйлар белән бергә эшләдек, көнне-төнне белмәдек,--дип сүзен дәвам итә Рабига апа.

    Авылдаш егете Рәкыйпне армиягә озата 19 яшьлек кыз. Сугыш башланып ут эченнән исән-имин әйләнеп кайткан фронтовик егетнең өйләнешү тәкъдиме белән гаилә кора алар. Һәм дистә елларны ялгап матур яшиләр. Сугыштан кайткач бригада белән җитәкчелек итүне Рәкыйп абый үз өстенә ала. 17 ел кайнана яәшәсендә, шуның 5 елын килендәше белән яши Рабига апа. Һәр ике гаиләдән дә балалар туа. “Әни (кайнана) барыбыз өчен дә бик әйбәт булды, балаларны гел шул карады”,--дип сагынып искә алуы да юкка түгел, вакытында мал-туар күп асралган, һәммәсенә җитешергә кирәк.

    --Тормышны тигез тарттык. Биш бала үстердек, Аллага шөкер. Колхоз эшен дә калдырмадык, буш вакытларымда сораучыларга шәл манып бирә идем. Бер шәл ману 50 тиен иде ул чакта. Хәзер генә очсыз тоелса да, ярап куя иде ул. Ипинең 16 тиен чагы. 3 сум акчага бер капчык ипи алып кала идек. Шәл бәйләсәм аны Чистай базарына алып барып саттым. Әнә шулай яшәлде инде,--ди узган гомерен барлаган Рабига апа.

    Көтелмәгән авыру Рәкыйп абыйны урын өстенә ега. 12 ел тәрбия кылганнан соң 1991 елда соңгы юлга озата аны Рабига апа. Ялгыз тормыш баллы булмаса да  язмышыннан зарланмый ул. Моннан алты ел элек балалары үз янына дәшкәч район үзәгенә килгән.

    --Аллаһыма мең рәхмәтлемен, саулыкны да, гомерне дә бирде. 98 яшемә җитәрмен дип уйламаган да идем.  Йөри алганда йөрим әле, ашарыма да үзем пешерәм, намаз вакытларын көтеп алам. Балалар берөзлексез хәлемне белеп торалар,--ди ул.

     

    Язманың дәвамөын газета битләреннән укып белә аласыз.

    Автор Фарваз Каюмова.

    фото автордан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама