Әфган җире һаман истә
1989 елдан башлап 15 февраль көне илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
“Әфган” сүзен ишеткәч Нурулла Әхмәдуллинның йөзе үзгәреп куйды. Җете күзләре белән миңа туры карады. Әфган турында күп сөйләшәсе килмәүдән микән, әллә инде Әфган хакында халкыбыз чын дөреслекне белергә тиеш булганлыктанмы икән? Бу катлаулы сорауга җавапны мин Нурулла белән әңгәмә барышында ачыкларга тырыштым. Нурулла Сибгатулла улы Әхмәдуллин әфганчы буларак кыйммәтле мәгълүматларны күңелендә кадерләп саклый. Аның хәтерендә тупланган истәлекләр буенча хәрби-патриотик темага зур күләмле әдәби әсәр язарга мөмкин булыр иде. Ул мине кызыксындырган барлык сорауларга да төгәл җавап бирде.
Нурулла 1968 елның 14 нче июнендә Түбән Тегермәнлек авылында дөньяга килгән. Балалык һәм мәктәп еллары авылның күркәм табигате белән бәйле. Әле дә ул авыл тормышына хыянәт итми. 1986-88 елларда Түбән Тегермәнлек авыл җирлегеннән 16 ир-егет Совет Армиясе сафларына чакырыла. Нурулла башка иптәшләре белән Төркмәнстанның Йолатань шәһәренә барып төшкәч кенә үзенең кайда хезмәт итәчәген яхшы аңлый. Биредә 5 ай буена алар махсус полигонда хәрби өйрәнүләр үтәләр.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Рафыйк Гәрәев.
Югары Тегермәнлек авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа