Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Авыл һәм кеше

1июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә “Яшьлек” стадионында бәйрәм уздырылачак

1июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә "Яшьлек" стадионында "Балалар - безнең киләчәгебез", дип исемләнгән бәйрәм тамашасы була.

Ул сәгать 10.00 дә балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче "Веселые перевертыши" берләшмәсенә йөрүчеләрнең театральләштерелгән уен программасы белән башланып китә.

Алардан соң "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале лауреатлары, дипломантлары концерты була.
Бик күп балалар һәр елны асфалтька рәсем ясау конкурсын көтеп алалар, Быел аның төп темасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шулай ук "Җәйге фантазияләр"," Җәй- сәламәтлек ул" номинацияләрендә дә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Бәйрәм балалар дискотекасы, "флеш-моб" белән тәмамлана.
Фото:

http://do4ki-mamo4ki.ru/?paged=12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм яшьлек Халыкара балаларны яклау көне