Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Валентин Егоров: "Шөгыль түгел, ул – минем тормышым"

Август аенда умартачылар бал аерту белән мәшгульләр. Шуңа да бу көннәр алар өчен урак өстенә тиң. Быелгы уңышлар ничек? Умарта тоту үзен аклыймы?

 Кызыксынулы сорауларыбыз белән без – “Авыл офыклары”ның күчмә редакциясе Иванай авылында яшәүче Валентин Павлович Егоров умарталыгына юл тоттык.

Без эшнең иң мавыктыргыч өлешенә туры килдек, гаилә башлыгы бал аертырга әзерләнеп йөри иде. Дулкынлануы да, шатлыгы да  йөзенә чыккан. “Көтеп алам мин бу көнне. Кәрәзләрнең тулышкан чагы.  Умарталар тота башлавыма дистә елдан артса да күңелемнән беренче тапкыр бал аерткан кебек хис итәм үземне, бәйрәм шикелле ул миңа”, - ди Валентин Егоров, кәрәзле рамнарны балкугычка (медогонка) урнаштырганда.

Кызыксынып балның ничек барлыкка килүен күзәтәбез. Табын түренә килгәнче умартачы кулы аша шактый мәшәкатьле хезмәте белән үтә икән әлеге татлы ризык. Үзең генә башкара торган эш түгел. Умартачылык - күп көч һәм игътибар таләп итә торган шөгыль шул. Шуңа да умартачы янында янә бер останың булуы кирәк. Бу очракта улы Владиславны уң кулы иткән Валентин.

Балкугычтан алынып алдан ук әзерләп куелган савытларга хуш исле бал тутырылды.

-Менә хәзер балачактагы кебек ипигә ягып ашарга да була, - диләр алар елмаеп. Эш барышында әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Яшелчәләр - сортлар, маллар токымнар белән аталса, бал кортларының да үзенчәлекле яклары бар икән.

-Һәркем үзенчә эшли инде. Берәүләр гадәти умарта кортлары белән эш итсә, икенчеләр кортларның эшчәнлеген, ныклыгын токымнарына карап бәяли. Минем умарталарда башта урта рус токымы бал кортлары иде. Алар чынлап та салкынга чыдам, авыруларга да бик бирешмиләр. Әмма соңрак агрессив булмаган, чакмый торган “Карпат”, “Карника”, “Бакфаст” кебек кортларга алыштырдым. Ни өчен дигәндә, безнең умарталык бакчадан, йортлардан бик үк ерак түгел. Бу очракта тынычрак характердагы бал кортлары белән эшләү уңайлырак, - ди Валентин.

Умарталары яхшы кышлаган. Болары инде яхшы тәрбиягә, ашатуга, шул ук вакытта һава торышына да бәйле дип саный һәвәскәр умартачы. Язга чыгуга умарталыктан берничә кортны алып Казанга махсус анализга илтә икән. Лабораториядән кәгазь килмичә күңелем тынычланмый, ди ул. Кортларда  авырулар юк икәнлеген раслаган тикшерү кәгазьләре, умарталык паспортлары барысы да урынында, һәрнәрсәне җиренә җиткереп документ белән теркәп куярга күнеккән хуҗа кеше.

-Умарта тотасың икән, ул инде шөгыль генә түгел, синең күңел биреп башкарган эшең, тормышың да булырга тиеш. Яздан алып көзгәчә генә түгел, ел тәүлеге шулар белән яшим мин. Карап торышка бик җиңел кебек тоелса да хезмәте четерекле аның. Кортлар бал җыя да шуның уңышын алам дип кенә булмый. Үзеңә дә кортлар кебек эшчән булырга кирәк, - ди Валентин.

Умартачыга кагылышлы яңалык-мәгълүматлар белән социаль челтәрләрдә танышып баруны, китаплардагы файдалы киңәшләрне кулланышка кертүне дә бик кирәкле гамәл дип саный ул.  Алар турында илһамланып сөйләвенә шаккатасың.

- Быелгы май аеның яңгырлы һәм салкын килүе кортлар өчен бик үк әйбәт булмады. Чәчәкләрнең ату чоры да соңарды. Шуңа күрә балның уңышы узган елгыдан кимрәк булуына гаҗәпләнәсе түгел. Ул бит елның ничек килүенә, һава торышына да карый, - ди һәвәскәр умартачы.

Шулай да ул бик канәгать. Яраткан эш белән шөгыльләнү аның күңеленә рәхәтлек бирә, шатлык өсти.  Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булып өстәлләргә куелган гәрәбәдәй сары бал исә гомернең үзе кебек татлы да, бәрәкәтле дә...

БУЛГАННАН БАР ДА БУЛА

Нинди эшкә керешсәң дә янәшәңдә ышанычлы ярдәмчең булу кирәк. Бу очракта Валентин, улы Владиславка таяна. Хәер, алай дию генә аз, Владислав күп эштә үзе башлап йөрүчеләрдән. Тырыш, алтын куллы оста булуы белән данлыклы ул. Умарта рамнарын, ояларын үзе ясый. Эш җаен белә, белмәгәнен тиз арада гына интернетка кереп карый, укый, өйрәнә.

Ерактан ук күренеп, балкып торган кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы йортның һәр почмагына Владиславның кул җылысы салынган. Иркен аш-су бүлмәсе, зәвыклы зал, йокы бүлмәләре – барысы да аның проекты буенча эшләнгән.

- Иренми. Электән үк бар эшкә кулы ята, хезмәтнең тәмен белә. Менә бу өстәл-урындыкларны, гөл аскуймаларын үзе ясады, - ди әнисе Роза, залдагы сырлап, бизәкләп эшләгән җиһазларны күрсәтеп.

Чыннан да оста кулыннан үткән җиһазлар искиткеч матурлар. Барысы да агачтан юнып ясалганнар. Тәрәзә йөзлекләренә дә бизәкне үзе уйган Владислав.

-Киләчәктә бөтен уңайлыклары белән остаханә булдырырга исәбем. Аның инде урыны да бар. Эчке эшләрен генә төгәлләргә кирәк, - ди ул.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халык. Хак сүзләр. Тимерне эретеп ябыштыру, агач, кирпеч-ташларны кулларында уйнатып, аларга “җан кертә” алган егетне авылдашлары  ихтирам итә икән, бу юкка түгел. Тырышлыгы, максатчанлыгы белән яуланган хөрмәт ул. Еш кына күрше-тирә авыллардан да төзелеш эшләренә аны чакыралар. Беләләр – ул керешсә җиренә җиткереп, матур итеп эшли. Ә матурлык, пөхтәлек һәр җирдә дә югары бәяләнә.

-Һаман шул эш дип өйләнми дә калды ахырысы инде. Гаилә корырга күптән вакыт югыйсә, - ди әнисе, уенын-чынын бергә кушып. Булыр. Тәкъдиренә язылган бәхете алда көтәдер. Владислав кебек уңган егетләрнең тиңе ерак йөрмәс, үз куллары белән төзегән йортка кәләш төшереп, аңа бал каптыру шатлыгын да татыр әле ул.

...Эш сөючән, җыр-моң яраткан карендәшләребез яшәгән Иванай авылы халкы әнә шулай үз җаена яши, көн күрә. Һәм, әйтергә кирәк, матур, бай яши! Суласаң – һавасы ширбәт, җиргә бассаң – йомшак чирәм, тирә-юньгә күз салсаң – җанга ял бирерлек хозурлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X