Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сәрия Низамова: "Үземне оста бакчачы дип санамасам да, бакчада эшләү – минем яраткан шөгылем"

Газетабызда “Бакча җимеше – үлчәүдә” дигән рубрика астында бәйге тәкъдим иткән идек.

 Аның ачылышына беренчеләрдән булып Балык Бистәсеннән безнең даими укучыбыз Сәрия ханым Низамова кушылды. 
Редакциягә ул алып килгән помидорларның эрелегенә шаккатырлык: берсе 920 грамм булса, икенчесе 760 грамм. Әлбәттә инде, уңышның серен дә сораштырдык.
– Үземне оста бакчачы дип санамасам да, бакчада эшләү – минем яраткан шөгылем. Яздан башлап, уңышларны җыеп алганчы шунда кайнашам, – ди ул. – Ә помидор үсентеләрен гыйнвар ахыры, февраль ае башларында чәчәм. Орлыкларны да үзем ясыйм. Елдан-елныкын түгел, берәр ел алданрак алынганын кулланам. Мәсәлән, менә бу “Бычье сердце” һәм эре “Розовый” сорт орлыклары 2019 елгылар. Уңышның төп сере дә шундадыр дип уйлыйм. Аннары кышка тозлар өчен “Санька” сортлы помидор үстерәбез. Аның да уңышы бик әйбәт булды. Эре помидорларның ботаклары сынмасын өчен 2-3 урыннан бәйләп куярга туры килә. Аллага шөкер, бөтен яшелчәләрдән дә мул уңыш алдык, бәрәкәте булсын, – ди Сәрия ханым.
Амин! Ә без бәйгегә башка райондашларыбызны да көтеп калабыз. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Фотолар газетабызда һәм социаль челтәрләрдә бирелеп барылачак. Җиңүчене редакциянең махсус бүләге көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса