Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Харис Вәлиәхмәтов : " Гаилә тылың нык булса - хезмәтеңдә уңыш булыр!”

 Узган атнада Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте.

Тантаналы чарага Татарстан республикасының шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 46 гаилә чакырылган иде. Алар арасында Балык Бистәсеннән Харис Мәүлә улы белән Гөлнур Гайнетдин кызы Вәлиәхмәтовлар да  бар.

...Көзнең учлап-учлап җиргә алтынсу тәңкә-яфраклар сипкән мәле. Табигать иң күркәм, иң мөлаем, сабыр аналар төсенә кергән. “Кояшы кыздырмаса да мәрхәмәте сизелә көзнең. Арканы җылытырга шул да җитә”, - әллә сөенеп, әллә көенеп дигәндәй, кулындагы көрәгенә таянып, карашын күктәге ак болытларга төбәде Харис ага.  Аннан үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды: “Гомер агышы кебек болар да, салмак кына үз агымында йөзәләр...”

 Баядан бирде тәрәзәдән ирен күзәткән Гөлнур апа, түзмәде, Харисы янына чыкты:

– Бер чыгып китсәң эшеңне тәмамламый һич туктамыйсың, – диде ул ярату катыш шелтәләгән булып. –Керергә кирәк инде. Чәйләп алыйк.

Анысы шулай, бер башлаган эшеннән аерып алырмын димә Харис аганы. Нинди генә эшкә тотынса да ахырына кадәр җиткермичә туктамый. Бу гадәтен аның күпләр белә. Заманында “Татарстан” колхозында инженер-механик булып эшли башлаган хезмәт юлыннан шактый биеклекләр яулады ул. Тырышлыгы, үҗәтлегеннән тыш белемен һәрьяклап үстерүгә, өлкәннәр янәшәсендә тәҗрибәсен арттыруга  күп көч куйды. Булдырасына ышанып берничә елдан район авыл хуҗалыгы идарәсендә дәүләт техника күзәтүчесе, соңрак 1980 елда авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры итеп күчерәләр үзен. Ул елларда Харис Мәүлә улын районда техник прогрессны киң җәелдерүче белгеч буларак таныйлар, хөрмәтлиләр. Саный китсәң, башкарган хезмәтләренең, ирешкән уңышларының очына чыгармын димә. Ә ул барысын да бүгенгедәй хәтерли, уч төбендәгедәй күзаллый.

1986 елда авыл хуҗалыгы идарәсе район агропромышленность берләшмәсе итеп үзгәртелгәч, аны рәиснең беренче урынбасары итеп билгелиләр. Бу постта эш колачы тагын да арта. Ул елларда хуҗалыкларда ябык ындыр табаклары сафка баса, аларның территорияләре асфальтлана, терлекчелек фермалары яңартыла, механикалаштырыла, яшь үрчемне салкында үстерү методы практикага кертелә.

Барысы да тиешле, гадәти эш кебек, әмма аның артында күпме тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр икәнен ул үзе генә белә. 1991-95 еллар аралыгында дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе начальнигы, соңрак райондагы 85 нче һөнәри көллияттә авыл хуҗалыгы машиналары фәне буенча укучыларга дәрес бирә Харис Вәлиәхмәтов. Шул ук вакытта инженерларга, механикларга, көйләүче мастерларга күп төрле техника яңалыкларын өйрәтә, рационализаторлык тәкъдимнәрен кертә. 2002 елда ул җитәкләгән “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче студентларның республика бәйгесендә беренче урынга ия булулары да аның үз эшен яратуы, аңа фанатларча табынуы турында сөйли.

2009 елда Балык Бистәсендә “Йолдыз” хәйриячелек фонды ачыла. Район җитәкчелеге әлеге җаваплы хезмәтне Харис Мәүлә улына ышанып тапшыра. Лаеклы ялга чыкканчы шул фондны җитәкли ул. Игелекле гамәлләр күп кылына. Әмма беркайчан да мин эшләдем дип әйтмәс Харис Мәүлә улы, иң беренче чиратта янәшәсендәге хезмәттәшләренең исемнәрен атар. Бусы инде тыйнаклык галәмәте генә түгел, башкаларга хөрмәт-ихтирамы да. Моннан тыш аның яратып әйтә торган сүзе бар: “Гаилә тылың нык булса - хезмәтеңдә уңыш булыр!” Бу яктан Вәлиәхмәтовлар гаиләсен үрнәк итеп куярлык. Тормыш юлдашын сайлый белгән Харис ага. Ямаш авылының уңган, сөйкемле кызын төп нигезгә кәләш итеп төшергән. “Авылдашлар без, бер үк мәктәптә, бер үк класста укыдык. Харисның яшь чагында кулыннан гармун төшмәде. Кызларны биетте, җырлатты да үземне гашыйк иттереп куйды”, – ди ихлас елмаюлы Гөлнур ханым. Пар канатлы булып яшәүләренә 48 ел булган аларның. Ике ул, бер кыз үстергәннәр. Гөлнур ханым озак еллар район балалар бакчасында, ветеринария лабораториясендә хезмәт куйган.

Кешелеклелек сыйфатлары үзеңдә булса гына аны балаларда тәрбияләп була. Шуңа күрә ил-көн алдында йөзләре кызарырлык түгел Вәлиәхмәтовларның. Кызлары Гөлназ, уллары Айрат үзләренә охшап эш сөючән булып үскәннәр. Район җирлегендә яшиләр, эшлиләр. Бар шатлыклары да уртак аларның. Олы уллары Рәмзилне югалту ачысы гына гомерлек яра булып бәгырьләренә уелган. «Вакыт дәва дисәләр дә, бу очракта әйтелмидер ул. 16 ел инде бер генә сәгатькә дә күз алдыннан китми улыбыз», – диләр алар яшь аралаш.

Гомер шулай сөенечне дә, хәсрәтне дә төяп узып бара. Икесе дә дин юлында, намазда алар. Тормышта үкенерлек гамәлләр кылынмаган, шунысына шөкер итәрлек. Ә илгә күрсәткән хезмәтнең хөрмәте әле дә дәвам итә. Әнә бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале янәшәсенә иң кадерле истәлек булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу фотосы өстәлде. “Җитәкчеләребезгә рәхмәт, эшләгәнебезне күрә белделәр”, – диләр Вәлиәхмәтовлар икесе бер авыздан.

–Кулга күптән инде гармун тоткан юк. Ә бүген никтер уйныйсы килә, – диде дә, зал түрендә торган баянны кулына алды Харис ага. Бармакларын гармун телләрендә йөгертеп аккорд биргәннән соң өй эченә гаҗәеп талгын моң агылды. Хыялый балачакка, татлы яшьлек иленә әйдәде ул моң. Ишек яңагына сөялеп аны тыңлаган Гөлнур ханым, үз уйларына бирелеп онытылып уйнаган Харис абый күңелендә ниләр булгандыр, белмим. Әмма бу сөю-сәгадәтле, хәер-догалы мизгелләрнең гомер буена җитәрлек кыйммәте иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X