Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Ирек Вазиков: " Чит җирләргә караганда үзебездә дә эшләр җитәрлек"

 Үз эшен җиренә җиткереп, пөхтә башкаручыларга карата еш кына халык телендә: “Аның эше көлеп тора “диләр.

Районыбызның иң эре хуҗалыкларының берсе булган “Кулон-Агро”хуҗалыгында булып, баш агроном Камил Галимуллин белән кырлар буенча йөргәндә, ул безне тракторчы Ирек Вазиков белән шул сүзләрне әйтеп таныштырды. Чыннан да күрше-тирәдә эшләүчеләрдән нык аерылып тора иде аның җир эшкәртүе. Иң әһәмиятлесе, нәрсәгә керешсә шуны булдыра торган егет ул.

Бу көннәрдә Ирек үзенең МТЗ-1221 тракторы белән базга сенаж салуда нәтиҗәле эшли. Үз эшен бик яхшы белә, яратып башкара. Гомере буена хуҗалыкта җир эшкәртеп, иген игеп үскәннәрдән бер дә кимен куймый. Районыбызның Яңа Сала авылында туып үсеп мәктәпне тәмамлагач бик күп яшьтәшләре кебек ул да олы төзелешләр гөрләп торган Алабуга шәһәренә юл тота. Тракторчы хезмәте серләренә дә ул Сарманда укып өйрәнә. Аннары Алабугада тракторда хезмәт куя. Биектау авылы кызы Гүзәл белән гаилә корып җибәргәч алар туган якларына әйләнеп кайталар.

-Чит җирләргә караганда үзебездә дә эшләр җитәрлек хәзер. Хуҗалыгыбыз да бар яктан алда бара. Хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт тә зур. Тормышыбыз шәһәр җирләреннән бер дә ким түгел,-ди тракторчы егет.

Ә хуҗалык чын мәгънәсендә бүген районыбызның горурлыгы булып тора дисәк тә арттыру булмас. Тырыш механизаторлар, уңган игенчеләр эшли анда. Кырда бүгенгесе көнне инде туңга сөрү эшләре дә тәмамлану алдында тора.

Рәсемдә хуҗалык уңганы Ирек Вазиковны күрәсез.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса