Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

«Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар

«Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда бүгенгесе көнне урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар.

 Без килгәндә әлеге хуҗалыкның 126 гектарлы көзге бодай участогында бөртекләр артык дымлы булганлыктан алты комбайнны күршедәге участокка күчерергә әзерләнеп йөри иделәр. Хуҗалыкның баш агрономы Рафаэль Сафиуллинның  әйтүенә караганда, быел уңыш мул булырга охшаган. 
- Инде беренче булып суктырылган  321 гектарлы участокта гектарыннан уртача 35-40 ар центнер уңыш алуга ирештек. Яңа ашлыкның болай мул булуы игенчеләрнең дә күңелләрен күтәреп җибәрде, - ди ул. 
Бүгенгесе көнне әлеге хуҗалыкның 6 комбайны бер- берсеннән калышмыйча тигез сафларга тезелеп ашлык суктыралар. Баш белгечнең сүзләренә караганда аларның барысы да бай тәҗрибәгә ия булган механизаторлар. Һәркайсы  иген кырында үзләрен бары тик уңай яктан танытырга өлгергән игенчеләр. Арада Булат Ханов, Самат Шиһапов, Рәмзис Нәбиуллин, Айнур Шәйдуллин, Илдус Сибгатуллин, Рәсих Габитов кебек комбайнчыларны үз эшләренең чын осталары дип атарга мөмкин. Ни дисәң дә, аларның барысы да берничә еллар элек күрше Спас, Алексеевск, Әлки районнары  һәм Ульян өлкәсе басуларын иңләгән егетләр шул.
Без дә арада шат күңелле механизатор Илдус Сибгатуллин белән якыннанрак танышып киттек. Яшь булып тоелса да аның иңендә 40 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар икән инде. Ул үзенең игенче хезмәтен мәктәпнең 5 нче сыйныфында укыганда ук Радж абыйсы Мураев янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе буларак башлап җибәргән. Аннары 8 нче сыйныфны тәмамлагач район үзәгендәге техник училищега кереп, өч ел дәвамында авыл хуҗалыгы машиналары серләрен тирәнтен  үзләштерә. Ә тулаем алганда, аңа элеккеге СК-4 дән башлап барлык төр комбайннарны да  идарә итәргә туры килә. Чит илдә эшләнгән “Класс” комбайннары элеккегеләреннән иң уңайлы һәм җайлырагыдыр, мөгаен. Кабинада кондиционер урнаштырылуы бүгенгесе эссе көнне барыннан да әһәмиятлерәк. Заманча эшләнгән мондый комбайн белән идарә итүе игенчеләр өчен  бик уңайлы. Хәзер биредә барысы да ярдәмчеләрсез эшлиләр икән. Комбайнчылар сүзе белән әйткәндә болай эшләү отышлырак. Ә игенчеләр инде үзләре генә ашлык суктыруларына тәмам ияләнеп тә беттеләр кебек. Кызу эш вакытында көтелмәгән берәр хәл килеп чыкса алар барысы да бердәм булып бер берсенә ярдәмгә киләләр һәм төзексезлекне тиз арада бетереп үз эшләрен дәвам иттерәләр.
 Бүгенгесе көнне хуҗалык игенчеләре урып-җыю эшләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм әлбәттә инде аз югалтулар белән җыеп алуны үзләре өчен төп максат итеп куйганнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса