Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе егетләре Кара диңгез буенда хезмәт итеп кайттылар

Балык Бистәсе егетләре районыбызның данлы хәрби традицияләрен лаеклы дәвам итәләр.

Геройлар, каһарманнар Ватанына тап төшермиләр. Хәрби комиссариатка, әти-әниләренә хәрби часть командалыгыннан килеп торган Рәхмәт хатлары да моның ачык дәлиле. Бүгенге көндә 150 егет илебезнең төрле почмакларында хезмәт итәләр. Узган ел дистәләп солдат ил алдындагы бурычларын үтәп,исән-сау туган ягыбызга кайттылар. Шумководан Рузил Мөхәммәтгалиев, Биектаудан Инсаф Гильманов, Балык бистәсеннән Рөстәм Фатыйхов армиягә бер көнне киткәннәр. Севастополь шәһәрендә яшь курслары узгач, Кара диңгез флотының реактив артиллерия дивизионында хезмәт итәләр. Өчесенең дә күкрәкләрен "За участие в параде 70 летия Победы в городе Керче" медале бизи. Герой шәһәрдә узган тарихи парадта катнашу хокукы иң лаеклыларга гына бирелгән инде. Араларында безнең якташларның да булуы горурланырлык күренеш әлбәттә.

Илгиз Җамалиев.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт диңгез