Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Үз кәсепләрендә матур яшәеш

Бикчурай Чаллысы авылында яшәүче Нурзидә һәм Җәмил Вәлиевләр шәхси хуҗалыкларында бүген мөгезле эре терлекләрнең баш саны дистәдән артып китә.

5 баш савым сыерлары, 30 дан артык сарыклары бар әле. Моның белән генә чикләнмиләр, елның-елында кош-кортны мул үстерәләр. Берничәшәр дистә тавык, күркә, үрдәкләр йөри алар хуҗалыгында. "Бу кадәр бәләкәй ферма терлекләрен ничек карап өлгерәсез, моннан тыш күп вакытны эштә үткәрәсез?"-дигән соравыма, икесе дә эшне бергәләп башкарулары белән аңлаттылар. Аннан хуҗалыкларын алып баруда бүген сигезенче дистәсен ваклап килүче Минзәет абыйның (Җәмилнең әтисе) да булышлыгы зур икән.
-Район җитәкчелегенә рәхмәт, ташламалы бәядән саву аппаратлары биреп эшебезне бермә-бер җиңеләйттеләр,-ди Нурзидә куанычы белән уртаклашып. Шәхси хуҗалыгында эшен тәмамлагач ул авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтергә кибеткә ашыга.
Гаилә дистәдән артык мөгезле эре терлек өчен азыкны рәсмиләштерелгән биш гектар җиреннән туплый. Алар анда елның-елында үз терлекләре өчен җитәрлек күләмдә азык хәстәрлиләр. Авылда кызу печән өсте җиткәч һәр елны шәһәрдә яшәүче улы Илдар белән кызы Гөлгенә дә кайтып әти-әниләренә зур ярдәм күрсәтәләр икән.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кошкортны мул үстерәләр