Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Цифрлы телевидение Балык Бистәсе йортларына килә

Россия Федерациясендә телерадиотапшыруларны үстерү буенча максатчан федераль программаны тормышка ашыру кысаларында Татарстанда трансляцияләүнең цифрлы форматына этаплап күчү бара.

Бу хакта тулырак итеп Биләр радиотелеүзәге начальнигы Анатолий Федоров сөйли:

-2013 елның март аенда ук Биләр радиотелеүзәге беренче бушлай мультиплексны трансляцияләүгә алынды. Ул 10 телевизион һәм өч радио каналны үз эченә алган иде. 2014 елның апрелендә икенче бушлай мультиплекс (тагын 10 канал) күрсәтелә башлады.

Шулай итеп Алексеевский,Әлки районнары халкына, Аксубай, Спас, Норлат, Чистай, Лаеш, Балык бистәсе районнары торак пунктларының күп өлешенә программаларны югары сыйфатта карау мөмкинлеге тудырылды.

2015 елның февралендә Иске Арыш авылында,ноябрь аенда Сорочьи Горы авылында төзелгән ретрансляторлар райондагы барлык торак пунктларны цифрлы телевидение белән колачлау мөмкинлеге бирде.

Россия телерадиотапшырулар челтәренең Татарстан филиалы белгечләре үткәргән үлчәү-тикшерүләр нәтиҗәсе буенча торак пунктларның 94,5 пронцеттан артыгында яхшы сыйфатлы сигнал кабул ителә. Бары тик түбәнлектә урнашкан 5 процент авылларда гына сигнал дәрәҗәсе түбән. Белгечләр бу авыллар халкына көчәйткечле антенналарны мөмкин кадәр югарырак күтәрергә киңәш бирәләр.

Цифрлы сигналны кабул итү өчен DVB-T2 форматындагы махсус приставкалар куллану зарур. Аны көчәйткечле урам антеннасына тоташтырыга кирәк. Әгәр антеннагыз Биләр телеүзәгенә карый икән 44 һәм 57 ТВКга,Иске Арыш, Сорочьи Горы ретрансляторларына юнәлгән икән 36 ТВКга, Котлы Бөкәш ретрансляторларына караса 43ТВКга көйләргә кирәк.

Цифрлы телевидение буенча барлык кызыксындырган сораулар белән 8 8432000528 телефоны аша казандагы "Консультаияләр үзәгенә", 8 843 41 40201 телефоны аша Биләр радиотелеүзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Фото: http://desiexpressusa.com/wp-content/uploads/2015/09/20150424105912_59025.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телевидение