Тәртип кирәк һәрбер урамда
Әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин рәислегендә административ комиссия утырышы булды.
Тәкъдим ителгән 18 эш буенча утырышка чакырылган кешеләрнең барысы да үзгаепләрен тануларын белдерделәр.
Балык Бистәсе, Полянка, Олы Елга, Трой Урай, Анатыш авыл җирлекләрендә яшәүче кайберәүләрнең йорт тирәләрен, урамны күп төрле төзелеш материаллары, терлек азыгы, контейнерлар, металл ватыклары өеме белән чүпләп күпләргә үтеп йөрергә комачаулаулары киләчәктә кабатланмаячагын белдерделәр. Бу ел башыннан 8 утырыш булган һәм анда барлыгы 50 гә якын тәртип бозу очраклары тикшерелгән. Гаеплеләргә 100 мең сумнан артык күләмдә штраф санкцияләре кулланылган.
Идрис Аметов.
Фото: редакция архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев