Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сабантуй бүләгең озын гомерле булыр

2015 елның икенче ярты еллыгына район газетасына язылуның соңгы аена аяк басабыз.

Ул районыбыз яңалыкларын яктыртучы, юридик, социаль консультацияләрен бирүче, көндәлек борчу-шатлыкларны бүлешүче бердәнбер мәгълумати чыганак. Район белән бер адымда атлау, аның сулышына кушылып сулау-туган төбәгең белән горурланып яшәүнең олуг, изге бер билгесе бит әле ул.
Хактыр, инфляция заманында һәр тиен кадерле. Өлкәннәр өчен бигрәк тә. Ә өлкән буын район газетасын кулына алып укырга гадәтләнгән. Шушы хакыйкатьне истә-тотып, Сабантуйларга кунак булып кайтучы ул-егетләребезгә, килен-кияүләребезгә, туган-тумачаларга, кунакларга мөрәҗәгатебез бар. Якыннарыгызга Сабантуй истәлеге буларак район газетасын яздырып бүләк итеп калдырыгыз. Киләсе ел башына кадәр килгән һәр газета сезнең матур бүләкне искәртеп торыр.
Авылофыклылар.
Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка Сабантуй район газетасына язылу