Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Район кулланучылар җәмгыяте сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр

Район кулланучылар җәмгыяте күп тармаклы система. Ул сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиесе, хәзерләүләр һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеген үз эченә ала.

Кулланучылар җәмгыяте бүген өч меңнән артык пайчыны берләштерә. Үз эшчәнлеген ул 55 торак пунктта алып бара һәм 29 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Бүгенгесе көнне кулланучылар җәмгыятендә 188 кеше эшли. Иң мөһиме, бүгенге базар шартларында алар үз эшчәнлекләрен социаль юнәлештә алып баралар. Алар хезмәт күрсәткән авыллар район үзәгеннән нинди генә ераклыкта булмасын, халыкны кирәкле товар белән тәэмин итәләр, сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр.
Сәүдә системасында ваклап сатуда үзләрендә җитештерелгән продукциянең өлеше дә зур. Биредә теге яки бу товарга заявкалар кабул ителә. Тагын шунысы да бар, предприятие елның-елында производство җиһазларын яңартуда нәтиҗәле эшли. Район үзәгендә һәм авылларда сәүдә нокталарын заман рухында, яңа технологияләр белән үзгәртеп корулары да куандыра. Декабрь аенда, мәсәлән, район үзәгендә "Апельсин" павильоны ачылды.
Җәмгыятьнең автопаркын яңарту ниятеннән быел ике яңа автомашина сатып алынган. Авыл халкын ипи һәм булка әйберләре белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район кулланучылар җәмгыяте сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр