Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кәримовлар гаиләсе сертификат белән бүләкләнде

Күптән түгел Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында "2014 ел хәйриячесе" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Анда Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаштылар.
Дөньяны игелек тотып тора, диләр. Чыннан да, башкаларга ярдәм итүне гадәти эшкә санаучы игелекле кешеләр бар бит арабызда. Алар аз түгел икән. "Ел хәйриячесе" республика конкурсын сигез ел үткәрү дәверендә барлыгы 22 миллиард сумнан артык акча җыелган.
-Мохтаҗларга ярдәм итү татарстанлылар тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Ә "хәйриячелек" төшенчәсе республика дәүләт сәясәтенең бер юнәлеше. Балаларны мәктәпкә әзерләүдә, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүдә, изге урыннарны торгызуда хәйриячеләрнең өлеше зур,-диде Рөстәм Миннеханов.
Бу көнне республикабызның җиде районыннан күп балалы гаиләләр дә чакырылган иде кунакка. Мондый хөрмәт Югары Тегермәнлек авылыннан Кәримовлар гаиләсенә дә күрсәтелде. Бай табында сыйлаганнар, кызыклы концерт куйганнар үзләренә. Һәр гаиләгә 50 мең сумлык сертификат тапшырылган. Кәримовлар бу акчага ноутбук, тегү машинасы һәм башка кирәк-яраклар алганнар.
Гөлназ Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев