Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Котлыбөкәшлене 49 мең сумга алдаганнар

Йөз кат кисәтсәк тә алдана кайберәүләр

Алдаркараклар да замана белән бергә (берникадәр алданрак та) атлыйлар. Традицион алдау ысуллары белән беррәттән телекоммуникацион сфераның техник мөмкинлекләреннән дә файдаланалар.

Соңгы вакытта кәрәзле телефон аша алдау очраклары артты. Безнең республика гражданнарын күп очракта Самара, Курган өлкәләреннән, Россиянең башка регионнарыннан шалтыратып алдыйлар. Мондый кәсеп белән гадәттә, төрмәдә утыручылар шөгыльләнә икән. Срокларын тутырып чыгышларына шактый зур суммада акча туплаучылары да бар ди хәтта.

Әле менә күптән түгел Котлы Бөкәш авылында яшәүче бер ханымның телефонына "ваша карта заблокировано" дигән смс-хәбәр килеп төшә. Картаның нинди сәбәптән блок куелуын ачыклау максатыннан, смс килгән телефон номерына шалтыраталар. Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган егет аларга Интернетта банк карталарыннан акча урлаучы мошенниклар күп булуы, шулардан саклану өчен акчаны бүтән счетка күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Задорнов әйтмешли, хәзер иң кызыгы-әзерләнегез: Котлы Бөкәштә терминалда бу операцияне башкару мөмкинлеге булмагач гаилә башлыгы Балык бистәсенә килә һәм әлеге номерга 49 мең (!) сум акча күчерә. Банкоматка эленгән "Мошенниклардан сак булыгыз!" дигән кисәтү-плакат күзгә керәм дип тора югыйсә. Бу хакта вакытлы матбугатта да даими язып торалар, телевизор, радиодан да сөйлиләр. Ә халык барыбер алдана. Әлеге ир-егет тә алдаркараклар корбаны булганын аңлап полиция бүлегенә гариза яза. Эх, безнең акыл арттан йөри шул. СМС килгәч үк поициягә, я булмаса банкка шалтыраткан булса, акчасыннан колак какмас иде дә бит. Ә хәзер табып кара Интернет пәрәвезеннән! Дөрес, техник тикшерү нәтиҗәләре буенча абонент номерының Курган өлкәсендә теркәлгән булуы ачыкланган ачыклануын. "Оператив-тикшерү мероприятиеләре дәвам итә",-дип хәбәр иттеләр полиция бүлегеннән һәм тагын бер кат игътибарлы, сак булырга чакырдылар.

Әгәр сезгә таныш түгел кеше: "Мин полиция яки банк хезмәткәре",- дип шалтыратса, смс-хәбәр җибәрсә, аның инструкцияләрен үтәргә, бигрәк тә банк картасы белән манипуляцияләр ясарга ашыкмагыз, аларга исем-фамилиягезне, башка шәхси мәгълүматлар дә әйтмәгез. Банк картасы белән кемнәрдер таләп иткән операцияләрне ясаганчы пластик карточканың икенче ягында язылган номерга шалтыратып белешегез. Шуны онытмагыз: банк хезмәткәре бервакытта да клиенттан ПИН-код номерын әйтүен таләп итми. Тавышларын үзгәртеп туганыгыз, ирегез, хатыныгыз, улыгыз,оныгыгыз булып "Авария ясадым, полициягә эләктем... Котылу өчен акча кирәк...",- дип шалтыратулары да ихтимал. Бу очракта да үз туганнарыгызга, якыннарыгызга яңадан шалтыратып хәлләрен белегез. Аларның бер нинди дә бәлага тарымаулары ачыкланыр.

Ә инде алдарга маташуларын сизенсәгез, мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.

Илгиз Җамалиев.

Фото: http://vrubcovske.ru/2013/08/22/telefonnye-moshenniki-obmanyvali-barna…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев