Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Илнур һәм Гүзәлия Галимовлар әле һаман да бер-берсенә булган хисләрен югалтмаганнар

Кешеләрнең язмышы төрлечә. Һәр гаилә парының мәхәббәт тарихы үзенчә. Унҗиде ел бергә яшәү дәверендә Илнур һәм Гүзәлия Галимовлар бер-берсенә булган хисләрен югалтмаганнар, элеккечә бәхетлеләр. Гаиләнең уңышлы булуын алар бер-берләренә ышануны саныйлар.

Аларның мәһәббәте Вазыйх Фатыйхов язган җырындагыча -укытучының укучысына булган мәхәббәте кебек. Илнур аңа хисләрен белдергәндә Гүзәлия югары сыйныфта укый торган була. Егет табигате белән романтик. Кызга багышлап шигырьләр яза. Шуның белән ул кызны әсир итә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Аның беренче курсын тәмамлый.

-Илнур белән без дүрт елга якын очрашып йөрдек. Көннәрдән бер көнне ул миңа тәкъдим ясады. "Илнур тәртипле, тәрбияле егет. Тормышка чыгасы булсаң, аңа гына чык",-диде әни белән абыем. Кияүгә чыкканда миңа унтугыз яшь иде. Университетны читтән торып тәмамладым. "Яшь гаилә" программасы буенча ике катлы йорт салдык. Эчке эшләрен үзебез эшләдек. Ул чакта өченче балабызны көтә идек. Илнурга измә ясарга, идән җәергә булыштым. Минем бу хәлдә эшләп йөргәнемне күреп күршем шаккатты",-дип сөйләде Гүзәлия үзенең гаилә тормышы турында.

Гүзәлия белән Илнур - икесе дә укытучылар. Илнур тарих белән җәмгыять белеме, Гүзәлия татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыталар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Энҗе сигезенче сыйныфта уку алдынгысы, уллары Данил дүртенчедә укый, төпчекләре Диләрә балалар бакчасына йөри.

-Гүзәлияне мин балачактан ук беләм. Әнисе ике игезәк кызларын арба белән тартып йөргәндә үк, шуларның берсе минем кәләшем була, дип әйткән идем. Алар үсеп җиттеләр. Мин бригадир булып эшләгәндә, Гүзәлия конторага килеп, әнисенә булыша, су ташый иде. Ул миңа бик ошады. Күңелемнән минем язмышым, дип уйладым. Аны яраткан кебек беркемне дә яратканым булмады,-ди Илнур.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Таңсылу Миһаҗева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисләр