Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Халык печәнгә төште

Җәйнең бер көне ел туйдыра, ди халык. Сабантуйлар узганнан соң, авылда печән әзерләү эшләрен башлап җибәрәләр.

Элек авылда болын печәнен авыл советы хуҗалыкларга бүлеп бирә торган булган. Һәркем үз өлешен чабып, киптереп алып кайткан. Кайберәүләр бергәләшеп әзерләп, соңыннан печәнен тигезләп бүлгәннәр. "Күмәк эшләгәндә бигрәк тә күңелле иде",-дип сөйли өлкәннәр. Ял иткәндә ашап алу өчен йомырка, ит, икмәк, чәй алып барганнар. Бергә җыелып утырып, гәпләшеп, яңалыклар сөйләп чәй эчеп алганнар. Хәзерге вакытта авылны күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Алар мал асрый алмыйлар. Болынга бергә җыелып чыгып печән чабулар бетте. Җиләк җыярга баргач, чабылмаган болынны күреп шаккатасың. Кайчандыр бу печәннең бер бөртеген дә калдырмыйча җыялар иде бит. Кайбер авылларда көтү дә чыкмый башлаган. Сыер, бозауларны арканга чыгарып бәйләп куялар.
Ни дисәң дә, район, авыл җирендә хәленнән килгәне мал асрарга тырыша әле. Кемдер чалгы белән, кемдер чапкыч трактор белән печән әзерли. Мин аралашкан кешеләр бик тырыш хуҗалар булып чыкты. "Ит өчен ике үгез асрыйм. Аларга ел буе ашату өчен унике тюк печән кирәк. Ничә еллар инде бер болыннан гына трактор белән печән чаптырам. Быел дүрт трактор әзерләдем инде. Ел саен чапсаң гына печәнлекләр яхшы саклана. Икенче елга калса, анда сургут (каты үлән) үсә башлый",-дип сөйләде Балык бистәсеннән Фәизхан Сабиров.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылда печән җыялар халык печән әзерли