Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Гомер юлы кебек ак күңеле

Бүген ул гомер үренең 80 нче баскычына аяк басты. Йөзләгән, меңләгән укучыларының рәхмәтен, авылдашларының мәртәбәле хөрмәтен тоеп килде бу көнгә.

Күгәрчен авылы мәктәбендә дүрт дистә ел мөгаллимлек иткән Дильшат Хәсәнова әле дә, күпләр өчен гади генә итеп әйтелгән, әмма олуг ихтирамлы "Апа" исеменә лаек зат. Тәүге дәресләрдән соң шактый еллар узса да истәлек-хатирәләр җанга рәхәтлек биреп кабат-кабат искә төшәләр. Бүген дә ул чал чәчләре өстенә килешле итеп ак яулыгын япты да түбәнгә-үтелгән тормыш юлына күз атты. Анда, гомер-тау итәгендә, гаҗәеп манзара ачылган иде.
...Әнә, Күки авылының иркен, киң урамнарыннан аның балачагы йөгерә. Чырык-чырык көлгән кызчыгын әтисе Мирзагабдулла үчтекиләп күккә чөя: "Һай, зур үсте шул минем Дильшат кызым, шатлыгым..." Әнисе Маһиҗамалның сөеп караган күз карашын әллә каян сизгән кыз, иркәләнеп әнисенә килеп сыена.
Бәхетле гаиләдә балаларның шау-шулы авазы тынып тормый. Аннан соң туган алты балага Дильшат иң олысы булып җитлегә. Эш сөючән итеп үстерә аны әнисе. Бәйләргә, чигәргә ярата кыз. Өстәл янына урындыклар тезеп күрше кызлары белән укытучылы уйнаулар исә вакытлар узу белән ерагая. Авылның тешне сындырырлык салкын, саф сулы "Ат", "Уразай" чишмәләре чиләк-көянтә күтәреп суга килгән озын толымлы кызны җырлы агышлары белән каршы ала. Үсмерчактан яшьлеккә таба атлаган чорлары әнә шул чишмә буйлары белән бәйле иде Дильшатның. Челтер-челтер аккан сулар аның сердәшчесенә әверелде. Укытучы булырга хыяллануын, әти-әнисенең аны хуплавын һәм тиздән Мамадыш педагогия училищесына укырга керәчәген дә кыз чишмәгә сер итеп чиште.
Тулырак язманы газетабызда укырсыз.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев