Менә бер айга якын инде без Каз Чаллы авылының мәктәп урамында яшәүчеләр "бирсәнә бер тамчы су" дип кранга карап утырабыз.
Авылда су булмауның төп сәбәбен халыкның тәүлек буена бакчасына су агызудан күрәләр. Әмма бу хәлгә ышануы кыен. Һава торышы ничек кенә эссе тормасын, берәү дә сап-салкын суны туктаусыз җиләк-җимеш, бәрәңге арасына агыза алмый. Көндез агызса да төнлә су килергә тиеш бит инде. Бу мәсьәлә уңай хәл ителсә иде дигән теләктә калабыз. Авылның мәктәп урамы кешеләре исеменнән Нина Макарова.
Каз. Чаллы авыл җирлеге башлыгы Иван Ананьев бу хат уңаеннан безгә түбәндәге аңлатманы бирде.
-Авыл җирлегендә су үткәргеч системасы төзек. Халыкка су җитмәү мәсәләсенә килгәндә моңа без үзебез дә нык борчылабыз. Сыйфатлы су килсен дип без суны "Апай" чишмәсеннән алабыз. Аны янәшәдәге 4 тонналы сыешлыкка тутырып, авылга таратабыз. Тик көннәр чамадан тыш эссе торганлыктан, чишмә суы да нык кимеде. Мәктәп урамында яшәүчеләрне су белән тәэмин итү максатыннан вакытлыча башка урамнардагы кранны ябып су бирү чарасын күрәчәкбез.
Нет комментариев