Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бик теләсә очкычта ясарлык махир ул

Районыбызда һөнәрчеләр бик күп. Үз көнен үзе күреп, кызыклы шөгыльләре белән сокландырып авыл кешеләрен сөендереп яшәүчеләрне һәр төбәктә диярлек очратырга мөмкин.

Зур Мәшләк авылы җирлеге башлыгы Илдус Мифтаховтан, мондый авыл кешеләре хакында кызыксынгач, ул җанланып киткәндәй булды.
-Авылда бар андый оста. Кулыннан килмәгән эше юк безнең Валентин Федоровның. Валентин Алексеевич авылдашларыбызга гына түгел район кешеләренә дә игелекле гамәлләре белән ярдәмләшеп тора. Алтын куллы оста ул. Әгәр бик теләсә очкыч та ясап бирә,-диде ул.
Авылының сәләтле механизаторы, уйлап табучысын эзләп табуы кыен булмады миңа. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, йорт җире, каралты-куралары, матур, таза, нык аның. Капкасына һәм йорт тәрәзәләренә төсле матур калайдан бизәкләп өслекләр ясап куйган, әллә кайдан күз явын алып тора. Хуҗаның ишек алдында да инде җәй җиткән. Карны үзе ясаган техника белән күптән чистартып түккән. Хуҗа исә,мин килгәндә үз остаханәсе янәшәсендәге янкормада мунча миченә нидер эретеп ябыштыру белән мәшъгуль иде.
-Мондый кояшлы матур көнне өйдә утырып булмый бит инде. Бер авылдашып бик сорагач шуны эшләп бирим дип тырышуым,-диде ул сәлам алыш-бирешкә сүз ялгап.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев