Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Безнең әни ундүрт мендәр, җиде сандык тутырган

Әнкәйләр...Картайгач та мөлаем,матур булып кала белгән бәһасез асыл затлар. Алар безгә сулар һава, эчәр су,бөтен җиһанга яктылык һәм җылылык биргән кояш кебек кирәк.Хатын-кыздан башка ашның тәме,дөньяның яме, яшәешнең дәвамы булмас иде. Еллар агышы йөзләренә җыерчыклар өстәп, чәчләргә чал кертсә дә күзләреннән яктылык, җылылык, иман нуры бөркелә аларның.Авылыбыз абыстае Минебанат апа...

.80 нче дистәне тутырган дип әйтеп булмый әле аны. Бәлки һәр көнен догалы, намазлы уздырганга йөзе нурлыдыр аның? Әллә инде кешеләргә карата кылган изгелекләре,матур эшләре чагыла микән аның күзләрендә? Аның тыныч,күңелгә ятышлы тавышыннан тормышның әчесен дә төчесен дә татыганлыгын сизәргә була.Әйе,балачактан күрә башлаган авырлыклар аны гомер көзенә кадәр озата бара. "Сугыш башланганда миңа 6 яшь тә тулмаган иде әле.Без 4 бала калдык.Әтине озатырга Бөкәш военкоматына килдек.Мин әтиемне җибәрәсем килмичә аягын кочаклап елаганымны хәтерлим"- дип искә ала Минебанат апа.

Балачактагы бер вакыйга аның күңел түренә аеруча сеңеп калган. Яз көне әниләре аны һәм абыйсын, сыер астына җәергә булмасмы дип юл буеннан салам җыярга чыгарып җибәрә.Тамчыдан күл җыела дигәндәй,тырыша торгач шактый гына салам җыела.Ләкин шулвакыт колхоз каравылчысы кабык Минехан дигән кеше килеп чыгып балаларның бөтен җыйган саламын тартып ала. Әле тагын җитмәсә кызның башындагы шәлъяулыгын,абыйсының бүреген дә алып кала, ә үзләрен бер айгыр янына ябып куя.Минебанат апа бик нык курыкканын әле дә хәтерли.Соңыннан кемдер балаларны ачып чыгара."Шәлъяулык белән бүрекне әни 4 кадак майга алыштырып алды"- дип яшь аралаш искә төшерә ул вакыйганы Минебанат апа.Әйе,сугыш кешеләрне төрлечә сынаган.Авырлыкларга түзеп сынауларны кешелеген югалтмыйча узучылар да, авылдашларының күз яшьләре хисабына көн күрүчеләр дә булган бит.

Сугышның икенче елында аны да колхоз эшенә куша башлыйлар.Әнисе Гакифә апаның саулыгы чамалы булу сәбәпле аның урынына эшкә йөри ул.Кечкенәдән үк өлкәннәр арасында кайнаша кызчык.Кемнең ире,кемнең улының үлү турындагы хәбәрләр килеп кенә тора.Солдат хатыннарының сагышлы җырлары аның хәтеренә онытылмаслык булып сеңеп калган.

Германнарга барып җитсәм

Германнар атар инде.

Өстендәге ак күлмәге

Каннарга батар инде.

Кайтыр әле үлмәсә

Герман снаряды төшеп

Урталай өзелмәсә.

Фронттан әтисенең бары тик 2 хаты гына килгәнен хәтерли ул.

"Машиналарга утырдым

Озатучы булмады.

Бер җырладым,күп еладым

Юатучы булмады"-дип яза әтисе.Аның үлеме турында кара хәбәр килми,шуңа күрә әтиләрен гел кайтыр дип көтәләр.Бик зарыгып көткәнгәме ул аны төшендә дә күрә.Төшендә, әтисе бер кулсыз килеш күк ат белән бакчаны уртасыннан кистереп сукалап чыгып китә.Төштә ат күрү начар хәлгә юралганын әбиләрдән ишеткәне була аның. Төшен ул әнисенә сөйләми.Шулай итеп,Минебанат апа әнисенең уң кулына әйләнә.6 айлык сеңлесе Нурҗиһанны һәм 3 яшьлек Нурлыходаны карау да аның өстендә була.Тамаклары ачып сеңелләре елашканда аптырагач кәҗә сакалының тамырын әрчеп суын суырта.Әле тагын әнисе эштән кайткач себерке әзерләп Чистайга сатарга чыгып китәләр.Колхоз эше дисеңме,фермада сыер саву,дуңгызлар карау,урман кисү,бригадир булып эшләү,читкә Горкига торф чыгырырга бару-барысы да аның кулы аша уза.Кайда гына эшләсә дә ул алдынгылар рәтендә була.Бу турыда аның мактау грамоталары да сөйли.Хәтта 1957 нче елны Мәскәүгә күргәзмәгә дә нәкъ менә аны җибәрәләр.Минебанат апа тумышы белән үзе Биектау авылыннан."Балтачка утырмага килә идем,әни шушы авылныкы иде.Мин күбрәк шушы авылда үстем"-дип узган тормыш юлын барлый ул.Ике авыл арасында йөрүләр эзсез үтми, Исмәгыйль исемле акыллы,эшчән егеткә кияүгә дә чыгып кала.Исмәгыйль абый уен-көлке яратучы,шаян кеше булган.Бер-берсен бик яратып,бер җан ,бер тән булып яши бу пар.Шатлык өстенә шатлык булып бер-бер артлы 7 кыз туа гаиләдә."Яшь вакытта гел әбиләр янында була идем.Чишмәдән су алып кайтып булышып йөри идем.Теләгең кабул булсын дисәң,су алганда сора дип өйрәтәләр иде әбиләр."Малай гына алып кайтмасам ярар иде "-дип тели идем ди Минебанат апа.Гомерләр уза тора,кызлар инде кияүгә дә китә башлыйлар.Балалар үскәнгә куанып яшисе дә яшисе генә ләбаса.Язмыштырмы,ялгыштырмы менә шул вакыт Исмәгыйль абый фаҗигале төстә үлеп китә.Ниләр кичергәнен үзе генә беләдер Минебанат апа.Кызларны тормышлы итү,хуҗалыкны алып бару сыңар канатка кала.Шуңа карамастан аның кызлары гөл кебек киенеп йөрделәр, чөнки шәл бәйләп,шәл сатып салкын-буранлы юллардан кайтып кермәде ул."Кая гына барсам да юлым уңа иде.Догаларны бик тиз өйрәнә идем.Бер кеше белән сүзгә килгәнем булмады.Кем ярдәм сорап килә шуңа булыштым. Әни белән бертуган Минеһаҗәр апайны үземдә 3 ел тоттым."-дип тыныч күңел белән сөйли ул.Чыннан да,Минебанат апа авылдашларының кайгысын үзенеке итеп уртаклашып яши белде.Авылда коръән ашлары,мәрхүмнәрне соңгы юлга озату аннан башка узмый.Олы яшьтә булуына карамастан,гозер белән килүчеләрнең берсен дә кире бормый.Ике кызының ялгыз канат булып калуын да кичерергә туры килде аңа.Кызлары да үзе кебек уңган,тырыш,кешеләргә карата изгелекле."Уңган хатын малай табар,бәхетле хатын кыз табар"-дигән әйтем бар безнең халыкта.Әйе,бүгенге көндә Минебанат апа бәхетле ана,оныкларының,оныкчыкларының яраткан дәү әнисе.Инде үзләре әни,дәү әни булган кызларының рәхмәте чиксез аңа.Бу рәхмәт хисләрен кызы Гөлшат шигырь юлларына да салган.

Әнкәй туган ил өчен

Җиде бала үстерде.

Өебезне нурлы итеп

Матур гөлләр үстерде.

Бу дөньяда яшәүләре

Парлыны да талдыра.

Ходай аны кабат сыный

Сыңар канат калдыра.

Авыр чакларында әни

Сынмады.бөгелмәде.

Төннәр буе йокламады

Беркем берни белмәде.

Көз җиткәч тә кыр казлары

Китәбез дип кычкырды.

Бер оядан җиде кошны

Безнең әни очырды.

Җиде бала җиде төрле

Җидесе дә кыз бала.

Балаларым кияр диеп

Җиде күлмәк ул ала.

Сыңар канатка җиде кош

Бик күп бит ул, дусларым.

Җиде кошы-җиде кызның

Гөрләтте ул туйларын.

Кайберәүләр бер кызга да

Бик авыр дип утырган.

Безнең әни ундүрт мендәр

Җиде сандык тутырган.

Фәйрүзә Бадамшина.
Фото redrs@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев