Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе җитәкчеләре Яңа ел табыны әзерләү серләре белән уртаклашалар

Лилия Кәримуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе.

Мин яңа ел табына салатлар ясап куярга яратам. Шуларның иң яратып ясый торганын сезгә дә тәкъдим итәм. ул "Ананас салаты" салаты дип атала. Моның өчен 3 бәрәңге, 200-300 г тавык ите, 150 г әстерхан чикләвеге, 3 йомырка,100 г сыр, 2 тозлы кыяр, 1 башлы суган, яшел суган, тоз, майонез кирәк булачак.

Бәрәңге, йомырканы пешереп, угычтан уабыз. Пешкән тавык итен, кыяр, суганны вак итеп турыйбыз. Сырны вак угычтан уарга кирәк.
Әзер әйберләрне овал формасында кат-катлап салабыз: бәрәңге, суган, тавык итенең яртысы, кыяр, итнең калган яртысы, сыр һәм йомырка. Һәрбер каттан соң майонез сылыйбыз, тәменчә тоз, борыч сибәргә була. Соңгы катны майонез белән сылаганнан соң, яшел суган һәм әстерхан чикләвеге белән бизибез.

Рәсимә Гарифуллина, мәшгүльлек бүлеге җитәкчесе.

Мин яңа ел табынына ит пәрәмәче пешерәм.

Ул болайрак эшләнә. Иң элек камыр куябыз. Бер стакан суга 14 кашык көнбагыш мае, бер йомырка, чи чүпрәнең яртысын, шикәр комы, тәменчә тоз, он салып болгатабыз. Кулга ябышмый башлаганчы изәбез. Аннан соң ун минутка салкын салкынга куеп тотабыз.

Эчлек ясыйбыз. Ит, үпкә, йөрәк, суганны иттарткыч аша чыгарабыз. Аңа тоз, кара борыч, укруп орлыгы кушабыз. Камырдан түгәрәкләр ясап эчлек салабыз. Әзер мичтә ярты сәгать пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Фирдания Әхмәтҗанова, мәдәният йорты җитәкчесе.

Безнең гаиләдә ит ризыкларына күбрәк өстенлек бирәләр. Шуңа күрә бәйрәм табынына да мин төрле ит ризыклары пешерергә тырышам. Яңа ел каршылаганда тутырган казны бик яратып ашыйлар. Мин аны болай пешерәм.

Каз түшкәсен 1 тәүлек тозлы суда тотам.

Аерым карабодай ярмасын яртылаш бүрттерәм. Казның эченә бер башлы суган, 1-2 алманы 4 өлешкә бүлеп һәм орлыкларыннан чистартып, ярма белән тутырам, киселгән җирләрен тегеп куям. Казның тышкы ягын каймак, бал һәм аджика кушылган соус белән ышкып махсус пакет (рукав) эченә тыгам да духовкага куям. 2-2,5 сәгатьтә каз тәмле һәм матур булып кызарып пешеп чыга.

Бәйрәмегез күңелле үтсен!

Яңа ел яңа шатлыклар алып килсен!

Фото: http://sft.miass.susu.ru:89/%2Fwwwfiles%2Fimgs%2FGalery1%2F%5C%C8%ED%F2%E5%F0%ED%E5%F2%5C%CD%E0%20%F0%E0%E7%E1%EE%F0%5C%CF%F0%EE%E4%EE%E2%EE%EB%FC%F1%F2%E2%E8%E5/569022.JPG

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табын