Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Анатыш авылның бүгенгесен һәм киләчәген кем кайгырта (ФОТО)

Бүгенге көндә авыл җирлекләре өстендәге вазыйфи җаваплылык шактый саллы йөкне хәтерләтә.

Иң беренчесе авыл тирәсен төзекләндерү эше аларга йөкләнгән. Авылны чиста, матур итеп тоту кулдан килмәслек эш түгел, теләк кенә кирәк. Халык эчә торган саф сулы чишмәләрне барлап тору, кичен урамнарның якты булуы, юлларның төзеклеген дә җирле үзидарә кайгыртырга тиеш. Авыл советы нотариаль справкалар бирә, туган балаларны, вафат булучыларны теркәү вазыйфаларын башкара, егетләрне армия сафларына озата. Алар башкарган эшләрне санап бетергесез. Камил Җамалиев Анатыш авыл җирлеге башлыгы булып ике ел эшли. Аның белән очрашып, сөйләшү максатыннан мин шунда юнәлдем.

Анатыш авылы хәлләре ничек

Авыл җирлегенә килеп керүгә халкы белән аралашып алдым. Анатыш җирлегендә үзгәрешләр булдымы икән, шул сорауга җавап эзләдем. "Юлларыбыз яхшырды. Баганада утлар булгач, урамнарыбыз да якты. Йортыбыз тузган хәлдә иде, фатирга чират торабыз, бәлки анысы да уңай хәл ителер әле",-ди Алексей Жаринов. Авыл җирлеге башлыгын да мактап телгә алдылар. "Мин ничек бар шулай әйтәм. Башлыгыбыз бик тырыш, максатчан, грамоталы, ярдәмчел дә. Авыл халкына яшәр өчен барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырыша. Яхшы коллектив белән эшли, үзе дә кешелекле",-дип сөйли пенсионер Василий Чупаев. Шунда тагын берсе сүзгә кушылды: "Без өлкәннәргә күп тә кирәкми, юлларыбыз яхшырды, шуңа сөенәбез. Черняховский бюсте өчен борчылып йөри идем. Аны төзекләндереп, "Геройлар аллеясы"на һәйкәл янәшәсенә күчереп куйдылар. Авыл халкы белән сөендек",-диде Геннадий абый.

Халык фикерен ишеткәч, авыл советы бинасына киттем. Анда авыл референдумы бара иде.

Голназ Зарипова.

Ред: Язмабызның дәвамы белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.

Әлеге фотолар Анатыш җирлегенә кагылышлы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев