Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Акчалы эшнең җаваплылыгы да күп-Фоторепортаж

Биектау авылында Вакыйф Шәйдуллин һәм Гыйльметдин Бәдретдиновлар бура, блок, такта, утын җитештерү, умарта, ат тоту буенча уңышлы эш алып баралар.

-Бу эшегезне нәрсәдән башладыгыз?-дип сорадым мин алардан.
-Шомбытта пилорамда эшләгәндә үк үз эшебезне башлап җибәрү турында уйлана идек. Моның өчен иң беренче чиратта безгә җир кирәк иде. Шундый сорау белән район башлыгына мөрәҗәгать иттек. Һәм авыл советыннан, "Кулон" җәмгыяте җитәкчесеннән ризалык алдык. Бераз акча туплагач, бина төзи башладык. Эш башлаганда авырлыклар булды инде. Чөнки икебез генә төзедек. Нигезен салдык, стеналарын да икебез генә күтәрдек. Төн җиткәнче эшләдек,-дип сөйли Вакыйф Шәйдуллин. -Эштән соң әкренләп төзедек. Бинасы әзер булгач, блок, брусчатка ясый башладык. Ә аларга сорау күп. Безнең район авылларыннан гына түгел Мамадыш, Саба, Теләче районнарыннан да килеп алалар. Аларны әзерләү белән дүрт кеше шөгыльләнә. Болар-Юдин Михаил, Яков Бинусов, Айрат Закиров, Илһам Шакировлар. Бераз вакыт үткәч, пилорам сатып алдык. Анда өлкән пилорамчылар Руслан Никисов, Марат Закиров эшли.
Агачны урманчылыктан сатып алалар. Аларның шәхси агач ташу машинасы һәм ике экскаваторы бар. Без килгән көнне бу җирлектә мең кубометр агач бар иде. Алар көненә 3-4 сәгать эшлиләр, 6-7 кубаметр такта ярдыралар. Ә утын яру эше белән вакытлы кешеләр шөгыльләнә. Эшмәкәрләр шулай итеп уңышлы керем ала. Аларның 15 гектар пай җирләре дә бар. Ул җирне эшкәртү өчен ДТ, ике яңа МТЗ тракторы, күне бар. Моннан тыш та 15 ат, 15 үгез асрый алар.
-Безнең эш көне иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр дәвам итә. Моның белән генә әллә ни баеп булмый, ләкин тормыш итәргә җитә. Балар өчен яшибез. Аларны җитеш тормышта яшәтәсе килә,-ди алар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Таңсылу Минһаҗева.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Акчалы эшнең җаваплылыгы да күп