Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа Арыш мәктәбе  укучылары  “Тамчы шоу” интелектуаль уенында катнашып кайттылар.

    Хәзерге заман баласын нәрсә белән кызыксындырырга дигән сорау минем күңелемә тынгылык бирми.

     Чөнки минем карашымча, балаларның күпчелеге виртуаль дөньяга тартыла. Аларны реаль дөньяның матурлыгын күрә белергә өйрәтү максатыннан безнең Яңа Арыш мәктәбендә  балаларны кызыксындыру уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел генә укучылар  “Тамчы шоу” интелектуаль уенында катнашып кайттылар.

      Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан әби-бабайларга барып аларның хәлләрен белү традициясе яшәп килә. Шул уңайдан без дә 1 сыйныф укучылары белән берлектә Хәсән бабай һәм Минҗамал әби гаиләсендә кунакта булдык.  Балалар әби белән бабайга котлау сүзләрен җиткерделәр, тигез, озын гомер, саулык-сәламәтлек теләделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ә Хәсән бабай балаларга синтезаторда  уйнап күрсәтте. Ул әле “Авыл офыклары” район  газетасы үткәргән “Иң оста гармунчы” конкурсында да актив катнашты. Соңыннан балалар Минҗамал әби пешергән коймак һәм башка тәм-томнар белән сыйландылар. Әби-бабай белән саубуллашканда балаларның күзләрендә шатлык очкыннары кабынган иде.

      Балалар өлкән буын кешеләре белән аралашу нәтиҗәсендә дөньяның матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәнәләр. Олы яшьтә булган әби-бабайларның ачык йөзен күреп сөенәләр. Мондый балалар беркайчан да начар юлга басмас, тормыштагы проблемаларны хәл итү юлларын табар дип ышанасы килә.

    Реклама

     

    Айгөл Вәлиева,

    Яңа Арыш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама