Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа Арыш авылында  Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар

    Бүген, 7 май көнне Яңа Арыш авылында  Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды.

    Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, туган җирен фашист илбасарларыннан коткарган өчен гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Тантанада Балык Бистәсе районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры  Керженцова Гүзәлия Фәйзрахмановна, Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Зарипов Хәлим Салимзянович, Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нәбиуллин Дамир Хатыйпович, Балык Бистәсе районы "Арыш-Агро" җәмгыяте  җитәкчесе урынбасары Галәветдинов Фәргат Тәлгатович, мәктәбебез укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама