Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа Арыш авылы китапханәсендә "Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бите" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде

    Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аяныч вакыйгаларның берсе.

    Блокада корбаны булган 630 мең кешенең 97 проценты фашист самолетлары тондыр­ган бомбалардан түгел, ә ачлыктан вафат булган.

    Ул еллар хатирәләрендә «халык йокыга талган кебек үлде, үлемгә каршы торырга көчләре юк иде...» дип искә алына.Без дә Яңа Арыш авылы китапханәсе укучылары белән хәрби дан көне алдыннан , "Блокада икмәге" акциясе кысаларында "Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бите" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрдек.Әлеге чараның максаты патриотизм, дәһшәтле сугышта җиңгән халкыбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү, ил тарихын өйрәнү иде. Китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова укучыларга Ленинград халкы кичергән авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, икмәк нормалары турында сөйләде. Чарада катнашучылар, тын да алмыйча аны тыңладылар. Шулай ук, Ленинград кызы Таня Савичева язмышы турында да таныштылар. Яшь кызның блокада дәһшәтен, якыннарының үлемен кичергәнен һәм көндәлек алып баруын да белделәр.Чара шул вакыт вакыйгалары турында документаль фильм күрсәтү белән үрелеп барды.

    Соңыннан китапханәче «Тынгысыз Ленинград "дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

    Әлеге чара укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү белән беррәттән, икмәк кадерен аңларга өйрәтүгә дә юнәлтелде.

    Чарада катнашучыларга героик һәм фаҗигале вакыйгалар истәлегенә кара ипи кисәкләре әзерләнде.Укучылар әлеге икмәк кисәкләреннән авыз иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.Батырлык дәресеннән укучылар канәгать калды.

     

    Зилә  Рәхимова.

    Яңа Арыш авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама