Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Татьяна Клещевникова: "Яхшы тормыш күрмәдек ул вакытта"

    Мельничный Починок авылында булганда без гади, аралашучан, җор телле кешеләр белән таныштык. Татьяна Тимофеевна Клещевникова – шундыйларның берсе.

    ... Без килгәндә аның йорты кунаклар белән тулы иде. „Үтегез, зинһар“, - диделәр безне хуҗабикә  янына озатып. Диванда өлкән яшьтәге хатын-кыз утыра. Үз гасырында күп күргәне  сизелә, әмма рух көчен һәм характерның ныклыгын югалтмаган.

    “Бүген ата-аналар шимбәсе (родительская суббота –дини бәйрәм) бит. Әле генә кайттык, туганнарыбызның каберләрендә булдык“, - диде Татьяна Тимофеевна.

    Кызлары Любовь, Тамара аның сул ягында урнашса, елмаеп торган килене Галина кайнанасы янында өстәл артында утырып, әңгәмәбезне кызыксынып тыңлады. Әңгәмәгә кереп китү бик җиңел булды.

    Татьяна Тимофеевна ялгыз яшәсә дә, яныннан кеше өзелми. Балалары чиратлап атна саен кайталар, аны күрергә, сөйләшеп утырырга авылдашлары, күршеләре дә еш керәләр.

    Татьяна Тимофеевна Елев Ключ авылында гади эшчеләр Тимофей Леонтьевич һәм Анна Ивановна гаиләсендә туа һәм үсә. Апалары һәм абыйлары арасында ул иң кечкенәсе иде. Сугыш башланганда аңа алты яшь була.

    Әтисе фронтка китеп яу кырында ятып кала. Аның исеме Хәтер китабына кертелгән.

    - Яхшы тормыш күрмәдек ул вакытта. Үлән дә, черек бәрәңге дә җыйдык. Биш бала белән әни ялгыз кала. Сугыштан соң да авыр булды. Мин Мельничный Починокта җидееллык мәктәпне тәмамладым, аннары Чистай училищесында счетовод булырга укыдым. Пыяла заводына эшкә урнаштым.

    - Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

    - Ул безнең авыл аша Тархановка авылына йөри иде. Таныштык, бер-беребезне яраттык. 50 елдан артык бергә яшәдек, - ди ул.

    - Без кунакка кайтканда, өйдә һәрвакыт бәйрәм, - дип сүзгә кушылды өлкән улының хатыны Галина. - Каенанам бик тырыш, мин аңа яхшы карашта. Ул безгә-без аңа ярдәм итешеп торабыз. Мин 45 ел кияүдә. Туйны Тархановкада уздырдык. Казанда яшибез. Элек юллар юк иде, җәяү йөрдек, тракторда кайнатам каршы ала, аннары  ат белән кайта идек. Балалар үскәндә, җәй көне монда  - гел авылда булдылар, кире китәселәре килми иде.

    Ирем Александр - гаиләдә иң өлкәне. Ул үз үрнәгендә әнигә нинди карашта булырга кирәклеген күрсәтә. Үз туганнарым калмагач, мин аларга тагын да якынайдым, - ди килен.

    Кызлары бер-бер артлы әти-әниләре турында сөйләделәр.

    - Әни безнең хезмәт сөючән, әти инвалид иде. Барысы да әни җилкәсендә булды. Белем бирергә, булдыра алганы барысына да ярдәм итәргә тырышты. Мал күп иде, эш авыр, - диде Яр Чаллыдагы «КАМАЗ» заводында әйдәп баручы инженер-икътисадчы булып эшләүче кызы Любовь.

    - Безнең гаилә яхшы әти-әниләр, бертуган апалар, абыйлар, туганнарыбыздан тора. Бер-беребез өчен борчылып, яхшы яңалыкларга шатланып яшибез.

    Биредә халык күп була, һәрвакыт күңелле, танышларыбыз, туганнарыбыз килә. Әнинең суыткычлары азык-төлек белән тулган, иркен яши. Ул рус, татар, мордва телләрен белә, - дип мактады аның кече кызы Тамара.

    Аапалары, абыйсы арасында үзе генә калгач, Татьяна Тимофеевна балаларыннан үз туганнарын эзләп табуларын сораган. Туганнарын һәм сеңелләрен тапканнар. Балалар аны Пенза өлкәсенә алып барганнар. Хәзер барысы да аралаша. Пенза, Самара, Нурлат шәһәрләреннән кунакка киләләр.

    Татьяна Тимофеевна һәм аның балалары безне тәмле ризыклар белән сыйламыйча җибәрмәделәр. Өстәл тулы ризык иде. Татьяна Тимофеевна барысын да үзе әзерли. Балалар кайткач бу эшне үзләре башкаралар. Аның өчен өйдә бөтен уңайлыклар тудырылган. Татьяна Тимофеевна шундый балалары булуына сөенә.

    Тормышта иң мөһиме - яхшы мөнәсәбәтләр. Боларның барысын да без үз балаларында туганлык хисләрен бәяләргә, тормышның авыр һәм шатлыклы минутларында бергә булырга, башкаларга карата хөрмәт белән карарга өйрәткән гади авыл хатын-кызының өендә күрдек.

    Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә. Аны төрлечә яшәргә була. Әмма анда начар мөнәсәбәтләр, авыр холыклы, бер-береңнән көнләшү булмаганда, үтелгән гомерне барлап, бергә үткәргән матур мизгелләрне искә алу, бу хакта балаларга сөйләү һәм кешенең бу дөньяга мәхәббәт, бәхет, шәфкатьлелек һәм игелек өчен килүен күрсәтү яхшы гамәл. Без моны Клещевниковлар гаиләсендә күрдек. Тату гаиләләренә иминлек теләп без кайтыр юлга кузгалдык!

    Таңсылу Минһаҗева.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама