Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Җәмгыять

Талип Имамиев : "Ничек кенә авыр булмасын без аны төзеп бетерә алдык"

ХХ гасыр илебездә каршылыклы тарихи вакыйгалары белән хәтердә калды.

  Аның башлангыч чорында дәүләт тарафыннан дингә карата  тискәре караш тудырылып, аны тыю дәрәҗәсенә җиткерелсә, 90 нчы еллар башында бу мәсьәләдә ирекле карашка юл ачылды.
Чыганаклардан билгеле булганча Балык Бистәсенә православие дине тарафдарлары  хакимлек иткән чорда нигез салына. Еллар узу белән бистә зурая, ислам динен тотучылар күбәя. 1985 еллардан башлап илдә үзгәрешләр чоры башлана. Авылларда, шәһәрләрдә мәчетләр төзелә, яңартыла башлый. Шуның нәтиҗәсе буларак Балык Бистәсендә дә мәчет төзү ихтыяҗы туа.
1991-1998 нче елларда район хакимияте башлыгы булып эшләгән райондашыбыз Хатыйп Фатыйх улы Газизов туган җиренә тугрылыклы булып ул болгавыр заманда да аның икътисадын, мәдәниятен, мәгариф һәм сәламәтлек өлкәсен һәм башка тармакларны саклап калуда, үстерүдә лаеклы хезмәт куйган шәхес.
 1993-1994 нче елларда район җитәкчелеге тарафыннан бистә үзәгендә мәчет төзү җитди мәсьәлә итеп  куела. Финанс системасы тулы куәтенә эшләмәгән, хезмәт хакы да түләргә мөмкинлек чикле булган бу чорда мондый зур объектны төзеп чыгуда шикләнүчеләр күп була. 
Хатыйп Фатыйх улы Газизов бу еллар турында болай диде:
- Балык Бистәсендә мәчет төзү зарурлыгы замана таләбе буларак килеп туды. Бер төркем өлкән яшьтәге абыйлар “Без төрле җирдә намаз укып йөри алмыйбыз”,-дип хакимияткә еш килделәр. Бигрәк тә Мәхмүт абый Вәлиев, Шириаздан Гарипов, Сәүдахан Гайнетдинов һәм башкалар бусагадан эзне суытмадылар. Без, Бәйрамхан Фатыйхов, район архитекторы Хәким Нәгыймуллин белән берлектә Балтач һәм башка район үзәгендәге мәчетләрне карап чыктык. Үзебезнең чорда эшләгән команда кешеләре белән билгеле бер фикергә килдек һәм эшне башладык. Мәчет урынында ниндидер бер объектка нигез салына башлаган. Ул “сакаллы” төзелешкә әйләнгән иде. Оешма, учреждение, колхоз-совхоз җитәкчеләренә нәрсә белән булса да бу төзелешкә булышырга кирәк  дип мөрәҗәгать иттек. Матур гына бина килеп чыкты дип саныйм.
Мәчетнең кайда төзеләчәге турында да бәхәсләр чыга. Тик ни генә булмасын урыны билгеләнеп төзелеш эшләре башланып китә.
 Төзелеш барышы хакында Талип Кашап улы Имамиев сөйләгәннәрне искә алыйк.
- 1994 елның октябрь аенда (мин ул чорда кирпеч заводы директоры идем) кичке якта эшләрнең барышы белән кызыксынып йөргән вакытта территориягә район хакимияте башлыгы Хатыйп Газизов килеп керде. Хәл-әхвәл белешкәннән соң ул мине үзе белән мәчет төзелеше барган урынга алып китте.  Ул вакытта анда котлован казылып, фундамент салына башланган. Әмма эш тукталган иде булса кирәк. Район башлыгы мине үз оешмам белән мәчет төзелеше алып барырга “кодалады”. Әйтергә кирәк, ул вакытта без төзелеш  эшләре белән бик шөгыльләнми идек. Шулай да бу изге эшкә алындык. Беренче чорда аны төзелеш планына кертеп, кирәкле финансны табарга кирәк иде. Тик тора-бара мәчетләрне төзү өчен республика бюджетыннан  акча бүлеп бирмәскә дигән фәрман чыкты. 1995 нче елның язында миңа район төзелеш оешмасына (МСО) җитәкчелек итәргә дигән тәкъдим булды. Шуннан башлап акрын гына килеп чыккан мәсьәләләрне, каршылыкларны җиңеп чыга-чыга  мәчет төзелеше алып барылды. Төзүчеләргә кайсыдыр чорда хезмәт хакы да түләү тоткарланды, аны төрле материаль товарлар белән дә бирергә туры килде. Ул чордагы район архитекторы Хәким Нәгыймуллин төзелешкә еш килеп йөрде. Манара өлешен җирдән үк күтәрергә карар кылдык. Аның фундаментына гына 5 тонна цемент тотылды. Манараны Украинадан килгән осталар өйделәр. Ничек кенә авыр булмасын без аны төзеп бетерә алдык,- ди ул. 

Җәмәгатьчелек тә мәчет төзелешенә битараф булмады. Ибраһим Сабирҗанов,  Мәхмүт Вәлиев, Шириаздан Гарипов һәм башка бик күпләр бу изге юлда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Башта мәчет бер катлы гына дип уйланылган була. 
- Әмма киләчәкне, хатын-кызларны, балаларны укытуны күздә тотып аны ике катлы итәргә кирәклеге ачыкланды. Һәм без бер төркем иптәшләр белән район башлыгына мөрәҗәгать иттек. Ул мәчет төзелеше янына килеп очрашырга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Мәсьәлә уңай хәл ителде. Мәчеткә йөрүчеләр төзелешкә һәрберебез бер айлык пенсия акчасын бирергә дип уйлаштык. Аларны һәм сәдака акчаларын банктагы счетка күчерә торган булдык, - ди Шириаздан Гарипов.
Төзелеш беткәнне дә көтмичә бер бүлмәне җыештырып чыгарып мәчеттә намаз укулар да башлана.  
Тантаналы рәвештә мәчет 1999-2000 нче елларда ачыла. 
Үзәк мәчеттә имам-хатыйп булган Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов сөйләгәннәрдән чыгып беренче имам-хатыйп вазыйфасын Мәхмүт Вәлиев башкарганы, аннан Миргазиз абый Закиров, Казаннан Гомәр хәзрәт эшләгәннәрен беләбез. Әмма мәчетнең тотрыклы булып эшли башлавы биредә 16 елдан артык имам-хатыйп булып торган Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов чорына туры килә. Биредә балаларга һәм өлкәннәргә дини белем бирү, балалар өчен җәйге лагерьлар, Коръән уку буенча ярышлар һәм башка чаралар оештырыла һәм алар хәзер дә дәвам итә. Мәчетнең тәрәзәләре алыштырыла, җылыту системасы үзгәртелә, тышкы яктан тышлана.
2018 нче елдан Татарстан Диния Нәзарәте карары белән Үзәк мәчеткә имам- хатыйп итеп “Мөхәммәдия”  мәдрәсәсендә белем алган Хәмит хәзрәт Идрисов билгеләнә. Мәчет икенче сулыш белән яши башлый. Эчке яктан яхшы гына ремонт эшләре үткәрелә, тәһәрәт алу бүлмәләре эшләнә, мәчет манарасы төзекләндерелә, төнге яктырткычлар белән яктыртыла. Мәчет эчендә элекке Коръән басмалары, язмалар урын ала. Ифтар, никах һәм башка төр мәҗлесләр үткәрү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Мәчет карамагындагы агач йортның бер ягында тарихи әһәмияткә ия булган экспонатлардан торган музей ачылган. Соңгы елларда балалар өчен җәйге лагерьларның эшләп килүе дә күркәм гамәлләрнең берсе. 
Болар барысы да ислам диненең ихласлыгын күрсәтсә, икенче яктан дингә ышанычны арттыра, дөньяви гыйлемне баета. Әлбәттә, мөмкинлекләр чикләнмәгән.  Районыбыз тарихы  киләчәктә әле тагын да яңадан-яңа сәхифәләр белән тулыланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса