Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сәрия Мифтахова : " Бар кешегә чиксез рәхмәтемне җиткерәм"

    Күптән түгел гаиләбез белән олы кайгы кичердек.

     Рәхимсез үлем тормыш иптәшем, кызымның сөекле әтисе, оныкларның яраткан дәү әтисе Рашат Хилалетдин улы Мифтаховны арабыздан мәңгегә алып китте. Халык телендә “дуслар, туганнар авыр вакытта беленә”,- дип бик хак әйтәләр.  Безне дә туганнарым, якыннарым, хезмәттәшләрем һәм тормыш иптәшем Рашат Хилалетдин улының дуслары, якыннары, элеккеге хезмәттәшләре,  олы хәсрәтем белән ялгызымны калдырмадылар, һәммәсе дә гаиләмә килгән кайгым белән уртаклашырга ашыктылар. Әлбәттә инде бу олы хәсрәтебез турында ишетеп, элек ул хезмәт куйган район газетасы редакциясе һәм муниципаль район хакимияте белән район башкарма комитеты хезмәткәрләре, финанс-бюджет  палатасы, район Пенсия фонды, казначейство, авыл җирлеге башлыклары, күршеләрем, танышларым, авылдашларым, сабакташларым  да җыйналып килгән иделәр. Аларның һәркайсы  кайгымны азга гына булса да җиңеләйтү өчен  барысын эшләделәр, ялгызымны калдырмадылар, кулларыннан килгәнчә гаиләмә мораль һәм матди ярдәм күрсәтергә ашыктылар. Һәммәсенә дә яраткан газетам аша чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Берүк аларга һәм гаиләләренә мондый кайгы-хәсрәт бервакытта да килмәсен иде. Кылган изге гамәлләрегез барыгызга да йөзе белән әйләнеп кайтсын. 

     

    Реклама

    Сәрия Мифтахова гаиләсе.

    Балык Бистәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама