Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Сәламәт бул» клубында шөгыльләнүче өлкәннәр арасында спорт-күңел ачу уеннары үткәрелде

    8 октябрь көнне «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Сәламәт бул» клубында шөгыльләнүче өлкәннәр арасында спорт-күңел ачу уеннары үткәрелде.

    Тантаналы ачылышта катнашучыларны «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Рәсим Җамалиев, «Россия Пенсионерлар берлеге»нең җирле бүлекчәсе рәисе Анатолий Автономов, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илназ Шакиров, ветераннар советының җирле бүлекчәсе рәисе Рафаэль Шәвәлиев сәламләделәр.

    Ике команда да җитезлектә, шулай ук зирәклектә һәм эрудициядә көч сынашты. Өлкән яшьтә булсалар да һәркемдә спорт дәрте, энергия һәм җиңү теләге бар. Командаларның исемнәре һәм девизлары да шул турыда сөйли: «Чемпионнар» командасы үзе турында: «Максимум спорт! Максимум көлү! – шулай уңышка тизрәк ирешәчәкбез!». Ә «Кузнечиков» командасы: “Биеклеккә, ераклыкка – тизрәк!” омтыла.

    Бүлек хезмәткәрләре спортчыларга күңелле һәм кызыклы биремнәр бирде - туп белән йөгерү, тупны кәрҗингә ыргыту, баш өстендә тупны тапшыру эстафеталарын хатын-кызларыбыз оста башкардылар, ике команда да тигез җиңеп чыктылар. Музыкаль, әдәби биремнәрне дә командалар бик яхшы башкардылар. Залда рәхәтләнеп биеделәр, аннан соң яңадан тезелеп, барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Һәркемнең кәефе күтәренке булды.

    Бу көнне ”Дельфин"да бассейнда йөзү түләүсез иде, шуңа күрә күпләр әлеге мөмкинлектән файдаландылар.

    Реклама

    Ә төштән соң район мәдәният йортында «Өченче яшь» университетының яңа уку елын ачу тантанасы булды. Район үзәк хастаханәсе вәкиле Рафаэль Низамовның чыгышын һәркем зур игътибар белән тыңлады.

    Соңыннан мәдәният йорты директоры Лилия Кәримуллина барысын да котлады һәм «Көз музасы» дигән музыкаль кичәгә чакырды. Алып баручылар Надежда Фомина белән Анатолий Автономов шулай ук бәйрәм белән котладылар, көз турында матур итеп шигырьләр сөйләделәр, кызыклы конкурслар һәм викториналар үткәрделәр. «Көз» костюмнарындагы бер төркем хатын-кызлар вальс әйләнделәр, җырлар, шигырьләр башкардылар, бәйрәмгә җыелучыларга тәбрикләүләр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Анатолий Автономов һәм Эдуард Закиров җырлары белән сөендерделәр. Ә Марсель Җәләлов көзге темаларга попурри җырлар башкарганда барысы да аңа кушылып җырлады. Кичә бик күңелле үтте. Без – өлкәннәргә карата булган игътибар, хөрмәтләре өчен оештыручыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

     

    Светлана Кутлина.    

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама