Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Шагыйрә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат...

    Шагыйрә, язучы Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат.

    Бу хакта Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылының инстаграм аккаунтында хәбәр ителә. Гөлнур апа соңгы көннәрдә авырган икән. 27 сентябрьдә инстаграмда язган постында ул сәламәтлекнең төп байлык икәнлеген искәртә.

     

    Соңгы шигырьләренең берсен дә тәкъдим итәбез:

    Реклама

    Алтын яфрак бирдең көзләремдә,
    әй, сагынсын әле дидеңме?
    Ай нурына тулган күзләремне
    Шушы яфрак сөртсен дидеңме?
    Җырларыңа төсле моңнар өстәп,
    Яфрак яңгырына төр - дидең,
    Көзләр елаганда ярсу язлар булып
    Төшләремә минем кер - дидең.
    Сабырлыкның сынмаганы сирәк,
    Ялгызлыкның яры адашкан.
    ...Алтын кояш көмеш айга гашыйк,
    Алар дамы әллә саташкан?!

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/shagyyr-glnur-khmdullin-arkhipova-vafat

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама