Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сергей Шелков: "Тамашачыга минем җырларым ошый икән, бу иҗатыма бирелгән иң зур бәһа дип саныйм."

    Бәйрәм чараларының алып баручылары еш кына аны “Кабатланмас көчле тавыш", - дип игълан итәләр.

    Һәм бу, чыннан да, шулай. Ул җырлый башлауга зал җанлана. Сергей Шелков тамашачы күңелен җырлары белән күтәрә белә, шуңа да аның чыгышы көчле алкышлар белән кабул ителә.  Үз чиратында бу халәт җырчыны сәнгатькә, иҗатка рухландыра. Яшь чагында җыр белән мавыгу, тавышы өстендә эшләү һәм үз осталыгын елдан-ел арттыра бару Сергейга искиткеч уңышлар китерә. Укучыларыбыз газета аша хәбәрдар булганча, ул күптән түгел "Наше время – Безнең заман" IX нчы эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивалендә катнаша һәм  "Музыка" номинациясендә беренче урынга ия була, Диплом һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнә.

    - Мин гомеремдә беренче тапкыр шундый дәрәҗәле конкурсның финалына чыктым. Зона этабында катнашып, башта ярымфиналга, ә аннан соң суперфиналга үттем. Бу минем өчен зур җиңү, - ди Сергей бу хакта.

    Сергей Шелков тыйнак, шул ук вакытта ачык күңелле кеше.

    Җырга мәхәббәт аңа генетик яктан бирелгән икән. Әнисе Татьяна Александровна гаилә бәйрәмнәрендә җырларга яраткан. Улларының җыр сәнгатенә тартылуын күреп, әти-әнисе аны районның танылган мәдәният хезмәткәре Марсель Җәләловка тыңларга чакыралар. Шуннан бирле ул сәхнәгә чыгып җырлый  башлый.

    - 14 яшем тулгач, мин Питрәчтә узган җыр бәйгесендә катнаштым. Әмма сәхнәгә чыккач бер мизгелдә җырның куплетын оныттым, шул сәбәпле икенче этапка узалмадым. Баксаң, сәхнәгә беренче тапкыр чыкканда берьюлы ике җыр җырларга ярамый дигән хорафат бар икән, ә мин ике җыр башкардым, - дип елмаеп искә ала үткәннәрен Сергей.

    Әмма бу алга таба иҗади эшчәнлекне дәвам итәр өчен киртә булалмый. 2007 елда, районыбызның 85 нче һөнәри лицееның беренче курсында укыганда, Сергей «Забудь» җырын башкара. Тамашачы аны көчле алкышлар белән яратып кабул итә һәм әлеге җыр аның киләчәгенә якты юл ача. Шуннан бирле ул лицей сәхнәсендә даими чыгыш ясый башлый. Репетицияләр вакытында Гөлфия Галимова җырлау осталыгын арттыру өчен аңа үз киңәшләрен бирә.

    Тавыш елдан-ел яхшыра бара, ә компьютер һәм интернет пәйда булгач, кирәкле музыка сайлау өчен мөмкинлекләр ачыла.

    Реклама

    Сергей шансон стилендә җырлый. Ул бүген дә районда үткәрелә торган төрле бәйрәм чараларында чыгыш ясый. Аның башкаруындагы җырларны һәр җирдә көтеп алалар.

    - Тамашачыга минем җырларым ошый икән, бу иҗатыма бирелгән иң зур бәһа дип саныйм, - ди Сергей.

    Балалар иҗат үзәгендә педагог-оештыручы булып эшләү өчен артистлык сәләте дә кирәк. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап кулына диплом алуы аңа алдагы һөнәри һәм иҗади эшчәнлеге өчен яңа мөмкинлекләр ача.  Аның өчен әле ирешелгәннәр чик түгел.

    Сергей бик күп грамоталарга һәм дипломнарга ия. Үзенең кабатланмас тавышы белән киләчәктә дә яңа үрләр яулар дип ышанам. Чөнки ул яңа иҗади идеяләр белән янып, балкып яши.

     

    Таңсылу Минһаҗева

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама