Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рәсимә Шәрипова: "Районыбыз хәбәрләрен, яңалыкларны кемнәндер ишетүгә караганда, үз кулыңа алып газетадан укуың отышлырак бит"

    Югары Тегермәнлек авылы элемтә бүлеге коллективы узган елның ноябрь ае ахырында район газетасына ташламалы язылу игълан ителгәч нәтиҗәле эшләп район күләмендә җиңү яулаганнар иде.

    Бу вакытта алар бик күп авылдашларына газетабызны яздыра алдылар.

    Авыл җирендә яшәп халыкка хезмәт итүче хат ташучыларыбыз гомер-гомергә җирле халык арасында зур хөрмәт яуларга өлгерә.

    Гадәттәгечә, бу һөнәр ияләре авылдашларының барлык шатлык-борчуларын  бүлешеп яшиләр. Әле бүген дә аларны авыл җирләрендә бик күпләр зарыгып көтеп алалар. Дөрес, соңгы елларда балалары, туганнары, якыннарыннан хат, телеграмма, посылкалар бик сирәк килсә дә газет-журналларны түземсезлек белән көтүчеләре байтак әле авыл җирендә. Авыл элемтә бүлеге җитәкчесе Фәнүзә Галимуллина үз тирәсенә Илфания Кыямова, Гөлия Минһаҗева, Рәсимә Шәрипова кебек уңган хезмәткәрләрне туплый алган. Аларның барысы да үз эшләрен күңелләрен биреп, яратып башкаралар. Фәнүзә сүзләренә караганда алар бүгенгесе көнне авылдашлары белән уртак тел таба беләләр. Ә бу сыйфат иң әһәмиятлесе. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак әнә узган ел ахырында Рәсимә Шәрипова үзе хезмәт күрсәткән участогында байтак кына авылдашларын район газетасына яздырып коллективта олы җиңү яулауга ирешә алган. Без дә алдан килешенгәнчә үз сүзебездә тордык. Урынга барып җиңүчене кайнар котлап аңа редакциябезнең бүләген тапшырдык.

     Рәсимә шушы авылда туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач фермада хисапчы хезмәтен башкарган. Аннары өч елдан артык авылларында балалар бакчасында хезмәт куйган. Биредә аның бар эшкә дә кулы ятып торуын, хезмәттәшләре, авылдашлары белән бик җиңел аралаша белүен күреп Фәнүзә Галимуллина аны үз янына эшкә чакырган. Шулай итеп аның монда эшләвенә дә инде 12 ел вакыт үткән. Рәсимә бүгенгесе көнне дүрт урамда 130 дан артык йортта яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Газета-журналларны соңармыйча үз вакытында ияләренә илтеп җиткерә. Аның участогында әле Рузилә Кәримуллина, Әлфира Шәрәфиева, Рамазан Кәбиров, Фәнис Галәветдинов,  Габдрәфыйк Гәрәев өйләренә күпләп газет-журналлар алдырып укучылар булып исәпләнәләр. Мабугат чараларын таратудан тыш та әле эшләре байтак аларның. Хат ташучы коммуналь хезмәтләр, электр энергиясе, газ ягулыгы өчен түләүләрне җыя, пособияләр тарата, кайбер ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләргә үз кибетләреннән азык-төлек товарларын да китереп тапшыра.

    -Бүгенгесе көнне авыл кешеләре газета укымый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма мин мондый сүзләр белән бик үк килешеп бетмим. Кайбер яшүсмерләр кебек туктаусыз интернетта, бәләкәй генә экранга карап утыру туйдырып бетерә. Аннары әле ул сәламәтлеккә дә зыянлы, күз күремен йомшарта. Районыбыз хәбәрләрен, яңалыкларны кемнәндер ишетүгә караганда, үз кулыңа алып газетадан укуың отышлырак бит. Биредә чынбарлыкны бик күпертмичә матурлап сурәтләп язалар. Аларның дөреслегенә дә ышаныч зуррак, - ди хат ташучы.  

       

    Идрис Аметов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама