Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рәхимә Рәшитова :"Балык Бистәсе үзәгендәге китапханә район халкы күп йөри торган урыннарның берсе"

    Балык Бистәсе үзәгендәге китапханә район халкы күп йөри торган урыннарның берсе.

     Уку залларында кызыклы очрашулар, җыелышлар уза, ә иң мөһиме бирегә китаплар, журналлар алырга киләләр. Ел әйләнәсе бакчадагы чәчәкләр арасында кебек хис итәсең үзеңне. Китаплар, фоторәсемнәр, репродукцияләр белән кызыклы күргәзмәләр якты, җылы залда урнашкан. Илебез, республикабыз вакыйгалары турында күп  төрле мәгълүмат бар биредә. Компьютер залында компьютер, интернетка чыгу юлы белән эшләргә була. Монда китап яратучыларны җылы каршы алалар, кирәкле китапларны туплыйлар, укучылар язучыларның, шагыйрьләрнең юбилей даталарына, вакыйгаларга багышланган шигырьләр укыйлар. Китапханә-ул безнең мәгърифәтле мәдәни үзәк, төрле очрашулар һәм чаралар үткәрү урыны. Аны компьютер, интернет алмаштыра алмый.
    Быел  безнең китапханәгә 100 ел!  Аның да үз тарихы бар. Ул Үзәк урамның (хәзер Ленин урамы) Чулман  буенда  кечкенә генә агач йортта эшли башлады. Ул елларда урам аша башлангыч мәктәп урнашкан була. 1922 елның гыйнвар аенда китапханәче А.Белоусова өяз партоешмасы күрсәтмәсе буенча китап фонды ревизициясе үткәрә. Бөтен әдәбият өяз китапханәсенә, шулай ук яңа ачылган 6 китапханәгә юллана. Алар арасында Балык Бистәсе, Шомбыт, Корноухово китапханәләре дә бар.
    Ул чорда китапханә авылда мәдәният үзәге саналган. Фильмнар алдыннан клубта китапларга күзәтү ясалган, китапханәчеләр газеталардан иң кызыклы язмалар укыганнар. 
    1937 елда үткәрелгән беренче мәгълүматлар буенча фондында 3466 данә китап булган, 512 укучыга хезмәт күрсәтелгән.
    Елдан-ел китапханә фонды һәм укучылар саны арта барган.
    1952 елда балалар китапханәсе оеша, аның өчен 500 китап бүленә, бинаны янәшәдә генә бирәләр. Балалар китапханәсенең беренче мөдире Р.С. Чекулаева, абонемент мөдире (1953 елдан) - В. Бахарева, уку залында Р. Г. Гайниева була. Быел балалар китапханәсе оешуга  70 ел тула. 
    1964 елда Балык Бистәсендә яңа клуб төзелә. Китапханәләр яңа клуб бинасына күчерелә. Бина авыл үзәгендә урнашкан булу сәбәпле китап укучылар өчен уңайлы булган. 1965 елда китапханә фондында 27518 данә, 1363 китап укучы исәпләнә.
    Хәзерге вакытта Үзәк китапханәнең китап фонды 61450 данә һәм 3000 китап укучы тәшкил итә. Балалар китапханәсендә - 49750 данә, 2230 китап укучы . 
    Укучыларга 58 журнал, 18 газета тәкъдим ителә. Читтән торып укучы студентлар өчен китапханәара абонемент бар. 
    Китапханәдә Татарстан Республикасының атказанган  6 мәдәният хезмәткәре хезмәт куя.
    Үзәкләштерелгән китапханә системасына 38 китапханә – Үзәк һәм балалар китапханәсе һәм 36 Авыл филиалы керә, барлыгы 53 китапханә эшли.
    1979 елның октябрендә район үзәк китапханәсе базасында районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оеша, аңа авыл китапханәләре һәм балалар район китапханәсе керә. Аның беренче директоры Маргарита Бозина, бүлек мөдирләре Надежда Егорова, Валентина Кузнецова. Балалар китапханәсе мөдире булып В. Бахарева, абонементта Неля Борһандинова эшли. 1975 елда уку залы мөдире итеп Лидия Марясова (Кузнецова)  билгеләнә.  
    28 ел дәвамында үзәкләштерелгән китапханәләр системасын Рәүф Кадыйрова җитәкләде. Хәзерге вакытта үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры итеп Рәхимә Рәшитова билгеләнде. 
    Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы конкурслар оештыра, район, республика конкурсларында катнаша. Бүлек мөдире-Галина Гнидина, баш китапханәче Ирина Зимнякова, методист Алсинә Шәрәфиева, баш методист Елена Пузырькова. 
    Комплектлау бүлегендә китаплар инвентаризацияләнә - яңа басмалар алганда аларны эшкәртәләр, һәр китапка каталог карточкасына язылу кертелә, анда китап турында барлык мәгълүматлар – автор, исеме, басма елы һәм башкалар кертелә. Китаплар район китапханәләренә таратыла, Үзәк һәм авыл китапханәләренә җибәрелә. Китаплар стеллажларда белем тармаклары буенча куела. Китаплар, музыкаль әсәрләр язуны үз эченә алган CD һәм DVD дисклар фонды аерым бүленә һәм фиксацияләнә. Бүлек белән Светлана Щербакова җитәкчелек итә, бүлектә баш китапханәче Татьяна Скворцова, бүлек мөхәррире Фирдания Ибраһимова җитәкчелек итә.
    Китап укучылар хезмәт күрсәтү бүлегенә киләләр, аңа уку залы, абонемент, китап укучыларга китап бирү, шулай ук татар әдәбияты кафедрасы керә. Лидия Галямова, Галина Потапова, Тамара Тюрина күп еллар китап укучылар белән эшләделәр. Хәзер хезмәт күрсәтү бүлегендә мөдир Гөлфинә Фатыйхова, уку залы китапханәчесе Эльмира Галәветдинова, абонементта әйдәп баручы китапханәче Энҗе Хуҗаханова хезмәт куялар.
    Татар әдәбияты бүлегендә безнең республикабыз һәм Россия язучыларының һәм шагыйрьләренең татар һәм рус телләрендәге сәнгать әдәбияты бар. Бүгенге көндә биредә 555 укучы исәпләнә, бер ел эчендә 15 мең данәдән артык китап бирелә. Әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Хөсәенова биредә язучылар белән очрашулар үткәрә, туган якны өйрәнү буенча эш алып бара.
    Уку залында укучылар шөгыльләнә. Шулай ук компьютер залында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен кирәкле мәгълүмат табу, аны принтерда бастыру мөмкинлеге бар. Биредә иҗат кешеләре, студентлар белән кызыклы очрашулар үткәрелә, укучылар катнашында видеороликлар төшерелә, экскурсияләр оештырыла. Китап укучыларны бик игелекле, эрудицияле, игелекле китапханәчеләр каршы ала, алар кирәкле китапны сайларга булышалар, киңәш итәләр.
    Китапханәнең барлык хезмәткәрләре дә район чараларында актив катнашалар, чыгышлар, фотозоналар, күргәзмәләр оештыралар.
    Биредә атмосфера һәрвакыт  бик яхшы - дустанә, якты, тыныч һәм җылы.
    Светлана Кутлина. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама