Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Римма Касыймова : "Нинди генә вакыт булса да, тормышта иң мөһиме - сәламәтлек."

    Фельдшер, акушер, шәфкать туташы – җаваплы  һөнәрләр. 

    Алар  һәркемгә игътибарлы, кирәк вакытта кыю, тәвәккәл, тиз һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш.

    Мин 1975 елда Чистай медицина училищесын тәмамладым. Балык Бистәсе районына килгәч, баш табиб Фарук Мифтахов мине «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә фельдшер итеп билгеләде. Аннан хирургия бүлегендә, соңыннан медпунктларда фельдшер булып эшләдем, шул исәптән Рус Әшнәге авылында да. Бервакыт баш табиб мине үзенә чакыртты. Анда фельдшерлар арасында Шумководан Зоя Федоровна Корсукова да бар иде. Ул миңа елмаеп карады һәм: "Менә бу кызны сайлыйм", - диде. Фарук Сәлахович: "Бер айга гына, ул безгә дә кирәк", - дип җавап бирде. Шулай итеп без фельдшер-акушерлык пунктында эшли башладык. Әмма бер ай дигәнең дистәләрчә елларга сузылды.

    Халык саны күп иде. 6 авылга хезмәт күрсәттек. Аларның икесендә, Олы Укмаста – башлангыч мәктәп һәм Шумковода – гомуми белем бирү мәктәпләре бар иде. Балалар бакчасы да нәниләр белән тулы. Ул елларда демография югары дәрәҗәдә. Пункт Олы Укмас авылына барганда уң якта урнашкан. Ул кечкенә, мичкә утын ягып җылытыла. Эшкә килүебезгә санитарка безне ак халат, җылылык, чисталык белән тәэмин итә. Аның да эше күп, без күрше авылларга чыкмаганда ул балаларны прививкаларга, авырлы хатын-кызларны кабул итүгә чакырып йөри иде.

    Һәр атна саен Зоя Федоровна белән мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга санитар-профилактик тикшерү үткәрә идек. Авырган балаларны дәвалый һәм вакытлыча мәктәпкә йөрүдән тыеп тора идек.

    Ул чакта яхшы юллар да, баганалардагы фонарьлар да, кәрәзле телефоннар да юк иде. Балалар кышын - чаңгыда, җәен – велосипедта, ә юл өзегендә  мәктәпкә укырга җәяү йөрделәр. Медицина хезмәткәрләренең эш вакыты билгеле бер вакыт белән чикләнми. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруга ярдәмгә барып дөрес диагноз куярга тиешләр. Мин һәр 5 ел саен икешәр ай Казанда укып, квалификация яңарттым. Укуны бетереп кайтканда Зоя Федоровна бәйрәм оештыра: пироглар пешерә, салатлар ясый. Без бер-беребезне хөрмәт иттек. Аның мине үзе яныннан җибәрәсе килмәде. Чөнки ул вакытта мин яшь, кыю, энергияле идем.

    Көздән язга кадәр салкын тию нәтиҗәсендә чакырулар күп булды. Ике катлы мәктәп балалар белән шыгрым тулы иде. Әмма грипп эпидемиясе башлангач, балалар бакчасында, мәктәптә балаларны укудан азат иттеләр. Карантин тәмамланганнан соң балаларны карау өчен табибларны чакырдылар. Әшнәк-Качкалак яки Хутор авылларында яшәүчеләр трактор, ат арбаларында киләләр иде. Лаборантлар да шунда ук кирәкле анализларны алдылар.

    Ул вакытларда санитар дружиначылар ярышы үткәрелә иде. Бу чарада укытучылар гына түгел, хат ташучылар, сыер савучылар, китапханәчеләр дә актив булдылар. Ярышларда девиз, җыр яңгырады, беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары  күрсәтелде.

    Реклама

    Барлык җиһазлар Шумково медпунктында урнашкан: носилкалар, шиналар, противогазлар, хәтта формалар да. Без һәрчак алдынгылар сафында булдык. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләндек.

    Ниһаять, безне киң коридорлы, зур тәрәзәле, санузелы, кирәкле җиһазлары булган яңа кирпеч бинага күчерделәр. Анда 4 кабинет – кабул итү бүлмәсе, процедуралар, балалар, акушерлык кабинетлары бар иде. Хезмәттәшем белән алдагы бакчага  чәчәкләр утырттык.

    Янәдән планнар корабыз. График буенча Хутор авылына  машинада барабыз, аннан елга аркылы көймәдә бер ярдан икенчесенә күчәбез. Ә Качкалакка трактор арбасында йөрдек.

    Хәтерлим, бервакыт бер тракторчы авырый башлады. Артериаль кан басымы кимеде, күкрәкләрдә авырту барлыкка килде. Ничек алып барырга? Арбага салам салынган. Юл сазлы. Аның инфаркт иде. Мондый шартларда табиблар безгә килә алмый. Юл буена дару биреп, уколлар ясап хастаханәгә килеп җиттек. Исән калды. Хатын-кызларның өйдә, юлда бала табу очраклары да булды. Аллага шөкер эш дәверендә балалар, әниләр арасында үлем очраклары булмады.

    Мин 45 ел фельдшер-акушерлык пунктында эшләп лаеклы ялга чыктым. Нинди генә авыр елларда да намус белән эшли алдык дип сөенәм. Гаилә тормышымнан да уңдым. Ирем Сәлман, балаларым исән-саулар, 5 оныгым бар. Нинди генә вакыт булса да, тормышта иң мөһиме - сәламәтлек. Бу сүзләр хәзер аеруча актуаль. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, диясем килә.

     

    Римма Касыймова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама