Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рифкать Гыймадиев : "Безнең балдан авыз иткән кеше икенче елга да заказны алдан биреп куя"

    ​​​​​​​Кыр юлы туры урман аланлыгына илтә.

     Монда инде адашырмын димә, тирә-юньдәге зәңгәр чәчәкләр якты маяк сыман әллә каян балкып сәламли. Җиһан тынлыгын үләннәр кыштырдавы, яфраклар шавы да бозарга базмый: серлелек, шул ук вакытта гаҗәеп гүзәллек хакимлек итә биредә.

    Һәрнәрсәнең хуҗасы булган кебек, аланлыкның да үз кешесе бар икән ләбаса. Үзен эзләп әллә ни ерак барасы булмады – эш урыны да, бар мәшәкатен читкә куеп ял итәр җире дә шушы аланлыкта икән Рифкать Рәшит улы Гыймадиевның. Табигать хозурында колач җәйгән юкә агачлары, тигез рәтләрдә куелган умарта оялары, тирә-юньгә таралган татлы бал исе мондагы тормышның гадәти түгеллеген искәртә кебек.

    –Менә шушында кайныйбыз инде без,–дип елмая алан хуҗасы. –Берүк кулларыгыз белән селтәнә күрмәгез, югыйсә бал кортлары артыгыздан калмас. Алар үзләрен яклый беләләр.

    Аһ, соңга калды... Аның ахыргы сүзләрен ишетергә дә өлгермәдем, берсе килеп муенымны “чеметеп” тә китте. Әңгәмәне дәвам итәр өчен янәшәдәге умартачы өенә кермичә чара калмады.

    –Әле бу аларның тыныч вакытлары. Күч аерган чакларын күрсәгез иде сез аларның... Анда инде иртәдән алып тәмам караңгы төшкәнче үзебез дә алар белән бергә “очып” йөрибез.

    Сүзләрендә шаярту булса да умартачылык эшенә баш-аягы белән чумганлыгы сизелеп тора Рифкатьнең, әлеге шөгыль аның бөтен барлыгын биләп алган.

    –Әти умартачы иде безнең. Кечкенәдән аның янәшәсендә, аңа булышып үстем. 175 умартасы бар иде. Хәзер дә гаҗәпләнәм, ничек өлгерде икән ул? Аның мәшәкате яздан көзгә кадәр бара бит. Күп нәрсәгә шул әти янында кайнашып өйрәндем инде мин, – ди Рифкать.

    Туган авылы Яңа Арыш мәктәбен тәмамлаганнан соң район һөнәри көллиятендә укый ул. Армия сафларыннан кайткач колхозда шофер булып эшли. Авылның уңган, акыллы кызы белән гаилә кора. Әти-әнисенең хәер-фатыйхасы белән үз нигезләрен булдыра Гыймадиевлар – авылда бер дигән йорт салып чыгалар. Бар да бар, җитеш, әмма җанына нидер җитми сыман Рифкатьнең.  Кулы алтын – бар нәрсәне булдыра, нигә әле әтисенең шөгылен дәвам итмәскә? Бу турыда хатыны Ләйсән белән киңәшләшә һәм тәвәккәлләп үз умарталыгын булдыруга ирешә.

    –Әти безгә үзең шөгыльлән, улым, дип 6 умарта бирде. Бик сөенеп ризалаштым да аны бакчабызга урнаштырдым. Аннан әкренләп умарталар санын арттыра бардым. Тик үз бакчаңда күп умарта тоту мөмкин түгел, ул күрше-тирәне дә тынгысызлый. Һәм бу урман аланлыгы тора-бара  тулысынча умарталыкка әверелде, ди Рифкать.

    Бүгенге көндә аның 110 баш умартасы бар. Биредәге юкәлек бал кортлары өчен иң яхшы, җайлы урын. “Нектар җыяр өчен аларга чәчәклекнең якын булуы кирәк. Еракка очып энергияне сарыф итмәс өчен”, - дип аңлата бу хакта умартачы. Кортлар, гадәттә, 3 километр тирәлекне үз итәләр икән. Узган ел урман янәшәсендәге 6 гектар пай җирләренә фацелий белән синяк (зәңгәр чәчәк) чәчелгән.

    Быел ул чәчәк атты һәм бал кортлары өчен бик уңай булды.  Билгеле инде, кортларның очу киңлеге чикләнмәгән, алар читтәге көнбагыш кырларыннан да нектар җыялар. Шуңа күрә балны нәкъ менә шушы чәчәкнеке дип берәү дә өздереп әйтә алмый. Иң мөһиме, ул шифалы булсын, ди Рифкать.

    Рапска бик өстенлек бирми тәҗрибәле умартачы. Аннан җыелган балда рапсның азмы-күпме мае да туплана. Ә андый балны кышкылыкка кортлар өчен калдыру әйбәт түгел, эч китү авыруына сәбәпче була, дип аңлата ул.

    Язның җылы килүе, юкәләрнең  иртә чәчәк атуы да бал уңышына яхшы йогынты ясаган. Бүген умартачының тынгысыз тырыш хезмәте үзенең мул җимешләрен бирә. Әлбәттә, җитештергән продуктны вакытында урнаштыру да кирәк. Юкә балына гына түгел,  Рифкать кебек ышанычлы умартачы уңышына сорау һәрвакыт зур. Ул яктан аның күңеле тыныч.

    Безнең балдан авыз иткән кеше икенче елга да заказны алдан биреп куя. Халык телендә кайбер умартачылар балга нәрсәдер кушалар дигән уйдырмаларны белмим дә, килешмим дә мин. Чын умартачы табыш артыннан кумый, сыйфат өчен тырыша.

    Гаиләдә дә ныклы тылы бар аның. Хатыны Ләйсән, кызлары Сиринә, Сәрия, Сәмирә беренче булышчылары. Сиринә инде үз тормышын корган, Казанда яшиләр. Сәрия Казан медицина университетында табиблыкка укый, Сәмирә әлегә мәктәп укучысы.  Балаларының бәхет-шатлыгына куанып яши бүген гаилә. Хуҗалыкта бетмәс-төкәнмәс кебек тоелган эш тә бердәм көч белән башкарыла.

    Бал янына сөтле чәе, каймагы да кирәк бит, ди ярым шаярту белән Рифкать. –Маллар да асрамыйча булмый. Авыл җирендә көтүдән сыер каршылавы, ишегалды тирәсендә җим чүпләнеп йөргән кош-кортың булса гына яшәү матур, күңелле.

    Хак сүзләр. Әнә, ире кайтышына итле ашын, кайнар чәен әзерләп табын корган Ләйсәненә яратулы карашын ташлады да умарталыкның  быелгы уңышын аңа сузды   Рифкать. Өйгә яңа аертылган балның хуш исе таралды. Балдай татлы бәхет тамчысының  әлеге икәү өлешенә тигән якты мизгеле иде бу!

     

    Фәрвәз Каюмова.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама