Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Расим Мухарлямов күңеле ятмаган эшкә алынмый

    Авыл җирендә үскән һәрбер ир бала гадәттә әтисе яисә өлкәннәр янында чуалырга ярата.

    Бу күркәм мавыгуы һәм кече яшьтән гармунда уйнап авылдашларын сихри моңы белән әсир итә белүе  Рәсимне дә читләтеп үтми. 

    Районыбызның Кече Әшнәк авылында гади колхозчылар гаиләсендә үскән малай ул чорларда байтак кына иптәшләре кебек кечкенәдән әтисе Хәмит абзый янында тимер-томыр арасында казынырга ярата. Шуңа башлангыч сыйныфлардан ук ул комбайнчы ярдәмчесе булып хуҗалык эшләрендә катнаша башлый. Әтисе дә улының техниканы үз итүен күреп, өлкәннәр янәшәсендә хуҗалык эшләрендә кайнашуына сөенеп, үзенә алмашка чын җир кешесе тәрбияләвенә куанып йөри. Егет туган авылында башлангыч сыйныфны тәмамлагач, күрше Олы Әшнәккә йөреп 8 нче сыйныфны төгәлли. Аннары  бик күпләр кебек егет Олы Солтан авылы мәктәбенә йөреп  урта белем алуга ирешә. Билгеле инде җәйге каникул вакытларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, нәкь шул вакытларда  мөстәкыйль рәвештә куәтле техника белән идарә итәргә өйрәнә, әти-әнисе сүзенә каршы төшмичә егет хәтта Казан шәһәренә китеп авыл хуҗалыгы институтына да укырга керә. Әмма баланы ничек кенә үгетләсәң дә ул барыбер күңеле ятмаган эшкә алынмый, диюләре хак шул. Рәсим дә мәктәп елларыннан ук гармуны белән мәктәп, авыл сәхнәләреннән төшмәгәнгә, аның күңеле мәдәниятка тартыла. Шулай итеп ул институтны ташлап Алабуга мәдәният-агарту училищесына юл тота. Биредә бер ел укыгач аны хәрби хезмәткә чакыралар. Шулай итеп аңа биредә югары уку йортларындагы төсле, хәрби хезмәт белән бергә укуын да исәпләсәң, шактый күп елларын сарыф итәргә туры килә. Әмма егет вакытын бушка үткәрми, үзенең буш вакытларында кием-салым, азык-төлек алырлык эш урыннарын да таба, укуда да калышмый,  төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә, тагын берничә файдалы күнекмә серләрен үзләштерә. Иң әһәмиятлесе,  ул биредә үзенең тормыш юлдашын - Гөлиясен очрата. Уку йортын уңышлы төстә тәмамлагач алар юллама буенча районыбызга эшкә кайталар. Рәсимне Котлы Бөкәш мәктәбенә музыка укытучысы итеп кабул итәләр. Гөлиягә дә күңеленә хуш килгән эш урыны табыла. Ул биредә “Дуслык” дип аталган балалар бакчасында музыка бүлеге җитәкчесе буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Озак та үтми, яшьләр яңа урында гаилә корып җибәрәләр. Тормышларына ямь, сөенечләр өстәп бер-бер артлы уллары белән кызлары дөньяга аваз салалар. Гомерләр акрын гына шулай үтә тора, иҗатлары да елдан-ел матур нәтиҗәләре белән сөенечләр китереп үз көенә  дәвам итә. Мөхәрләмовларны авыл сәхнәсендә халыкның күңелләрен күреп матур моңлы тавышлары белән чыгыш ясауларын һәрвакыт алкышлап каршы алалар. Ничектер үземә дә авыл мәдәният йортында Рәсимнең өздереп гармунда уйнавына кушылып Гөлиянең моңлы итеп җырлавын сихерләнеп күзәтергә туры килгәләде. Чыннан да халкыбыз талантларга бай безнең. Дистә еллар элек мәктәптә булган бер тантаналы очрашуда да Рәсимнең берсеннән- берсе сәләтле укучыларны үз тирәсенә туплап, бер-бер артлы сәхнәгә менгезүе, аларның чыгышларын борчылып күзәтүләре  нык хәтердә уелып калган. Аның әле укучыларны курайда уйнау серләренә өйрәтүен дә әйтергә онытып торам.  Кайберәүләр кебек сирәк очрый торган уен коралларын табуы кыен хәзер, дип сәбәп эзләми,  ул аны үз кулы белән эшләгән.  Халкыбыз телендә соңгы вакытларда еш ишетелә торган “бер булганнан бар да була”, әйтеме бик туры килә үзенә. Буш вакытларында үз куллары белән җыеп чыккан  тракторында җир эшкәртергә ярата. Кыскасы, һәр эштән тәм таба белә, шушы 40 елга якын үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ул бик күп егет-кызларны үз хезмәте серләренә дә өйрәтә алган. Укучылары арасында аның һөнәрен үз итүчеләре дә байтак. Тикмәгә генә куйган нәтиҗәле хезмәтләрен истә тотып район хакимияте, район мәгариф бүлеге һәм министрлык бүләкләрен олылап тапшырмаганнар үзенә. Әнә шулай үз хезмәтен яратып башкаруы белән халкы һәм укучылары арасында олы хөрмәт яулауга ирешкән укытучы үзенең олы юбилеена аяк басуын да сизми калган икән бит. Алдагы еллары да аңа уңышлар китерсен, тормыш юлында бәхет-куанычлар гына юлдаш булсын иде диясе килә.

    Идрис Аметов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама