Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рафаэль Низамов: " Сакчыллык һәркемгә кирәк"

    Кызганычка каршы коронавирус авыруы чигенергә уйламый. Әледән -әле хәвефле хәбәрләр ишетелеп тора.

    Шул ук вакытта күпләр гомерләрен куркыныч астына куеп үзенең авырганын белә торып та сакчыллык чаралары күрмичә, җәмәгать урыннарында йөрүләрен дәвам иттерәләр. Сүз дә юк, саф һавада йөрү бик  файдалы нәрсә, әмма кеше күп җыелган җирне читләтеп үтү мәслихәт.  Бу хакта үз фикерен  эпидемиология табибы Рафаэль Низамовта җиткерде.

     Рафаэль Низамов - эпидемиология табибы:

    -Бүгенгесе көнне районыбызда коронавирус авыруының иң нык таралган чоры дип атарга тулы җирлек бар. Чөнки әле авыруның һич кенә дә чигенергә исәбе юк. Район үзәк хастаханәсендә бүген 60 тан артык кеше авырый. Табибларыбыз җентекләп тикшереп, хәлләре җиңеләйгәннәрен өйләренә озаталар. Шунысы сөендерә, райондашларыбыз әлеге  авыруны болай җиңел генә җиңеп булмавын яхшы аңладылар, шуңа барысы да диярлек бердәм төстә, зур оешканлык белән вакцина ясатырга ашыгалар. Бүгенгесе көнне инде 7 мең кеше прививка ясатырга өлгерде. Хастаханәдә чират көннән-көн артып тора.

    1 этап 7128 вакцина ясалган. Хәзерге вакытта 1172 вакцина бар.

    Соңгы 3 көндә 130-150 кешегә вакцина ясалды.

    Реклама

    Поликлиникада планлы пациентларны кабул итү

    сырхауханәнең холлында урнашкан РФ Дәүләт хезмәтләре, инфоматлар аша башкарыла. Кичектергесез очраклар буенча пациентларны кабул итүне дежур табиб башкара. Ковидтан вакцинация сырхауханәнең аерым кабинетында үткәрелә, шулай ук

    оешмалар буенча вакцинация ясау буенча күчмә бригада эшли.

    Идрис Аметов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама